Лаештан Шәвәлиевлар гигант яшелчәләр үстереп, аларга кәләпуш һәм яулык кидерткән [фото]

-- Гузель

Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Илдар белән Фәридә Шәвәлиевлар гаиләсе таң калырлык кабаклар үстергән. Яшелчәләрнең берсе — унбер киллограмм җиде йөз грамм, икенчесе — ун килограмм алты йөз грамм ди. Озынлыгы алтмыш сантиметрга якын. Болар кабакның үзенчәлекле бер төре икән.

Илдар абый белән Фәридә апа уңышларын бизәп тә куйган. Берсенә кәләпуш, башкасына яулык кидертеп куеп фотога төшкәннәр.

Чыганак: Laishevolife

Фото: pixabay.com

Бәйле