Данир Сабиров интрига уятмакчы — яңа клибын Салават, Уразова, Каһиров, Сәфәроваларга гына күрсәтә

-- Гузель

Юмор остасы, шоумен Данир Сабировның «Татлы гөлем» җырына Салават Миңнеханов клип төшергән. Шушы яңалыкны Данир Инстадусларына хәбәр итә. Иң башта хезмәттәшләре белән бүлешә. Салават Фәтхетдинов, Айваз, Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова, Гөлназ Сәфәровага гына күрсәтә. Хәйлә белән шулай тамашачыларда интрига уятмакчы. Клип бик кызык булуга охшаган, йолдызларда көлке уята. 

Үзе болай дип яза: «Премьерага кадәр төгәл 24 сәгать калды. Шул уңайдан, мин дә, Филипп абый кебек, коллегаларым белән ролик төшердем. Иртәгә шул ук вакытта, 19.00 сәгатьтә, Салават Миңнеханов @salavat_minnikhanov төшергән клипны тулысынча YouTube каналымда карый аласыз!»

Фото Данир Сабировның Инстаграм аккаунтыннан алынды

Бәйле