Дилә Нигъмәтуллина эчендәге «әчесен» ничек чыгара икән?

-- Гузель

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина тормышка кагылышлы кызык нәтиҗәләр чыгарган. Фикерләүнең агышы кешенең тискәре һәм уңай ниятләре, гамәлләре һәм әйткән сүзләре белән бәйле.

Инстадусларына эчендәгесе белән уртаклашып болай язган: «Бүген шундый кызык нәтиҗә чыгардым әле мин. Нишләптер уңай комментарийларны Директка күбрәк язалар, ә әшәкеләре пост астында күбрәк языла. Димәк , тискәре комментарийларны язган кеше башкалар күрсен өчен яза дигән сүз бит инде? Ничек дип уйлыйсыз?

Чөнки миңа «в личку» гына язса, ул үзенең максатына ирешмәячәк. Ә начар коммент язган кешенең максаты беләсезме нәрсәдә? Болай гына «тупо» җыелган эчендәге «әчесен» чыгару. Фото куйган кешегә түгееел. Ә гомүмән, чыгару.

Эх белсәләр иде алар , тискәре эмоцияләрне башкача да чыгарып була икәнен. Мәсәлән, тренажеркада грушаны кыйнасаң, яисә суга кереп чумып бер 2 км йөзсәң, бер дә булмаса урманга кереп каты итеп кычкырсаң бөтен начарлык чыгып бетә. Булыша, шәхсән бүген үзем тикшердем», дип.

Фото Дилә Нигъмәтуллинаның ВКонтакте битеннән алынды

Бәйле