«Эх, бала… Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә» [тормыш]

-- Гузель

Бала үстерү жиңел түгел. Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә дип белми әйтмәгәннәр. Бала өчен дә, ата-ана өчен дә яшүсмер чак иң җаваплы чор.12-15 яшьләрдә кеше үз тормышындагы икенче этапка күчә башлый. Сез инде балагызга сабыйга караган кебек тә карый алмыйсыз, шул ук вакытта аның тулысынча мөстәкыйль була алмаганын да аңлыйсыз.

Яшүсмерлек чоры – балачак белән яшьлек арасындагы алтын урталык. Шуңа күрә балагыз белән аралашканда да бу урталыкны җуймаска тырышыгыз. Бер яктан, аны артык кысмагыз, ул үзе теләгән эшләрне эшләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, икенче яктан, аңа ирекне дә чамалап кына бирегез. Әйе, бу бик катлаулы. Бу яшьтә аның белән аралаша белү үзе бер осталык сорый. 12-15 яшьлек бала белән нинди темаларга сөйләшеп була соң? Аңа нинди сораулар бирсәң, әңгәмә ялганып китәр?

“Әйе” яки “юк”, “яхшы” йә “начар” дип кенә җавап бирерлек сораулардан качыгыз. Шуңа күрә “Көнең ничек үтте?” (бу сорауга “әйбәт” дип кенә җавап биреп була) яки “хәлең ничек?” дип сорамагыз. Иң яхшысы, аерым бер теманы башлап җибәреп, аны бала белән бергә шәрехләп, үзегезнең эмоцияләрне күрсәтү, фикерләрегез белән уртаклашу. Ләкин монда да чаманы белергә кирәк, сөйләшү баланы орышуга кайтып калмасын.

Яшүсмер белән нинди темаларга сөйләшеп була соң?

  • Гашыйк булу;
  • Экстремаль яки зыянлы шөгыльләр;
  • Дуслар белән мөнәсәбәтләр;
  • Үзләре (ягъни кызыгыз, улыгыз) турында;
  • Фанатизм;
  • Социаль челтәрләр.

Бу темаларның һәрберсен аерым карап үтик. Гашыйк булу турында сөйләшү  бик үк җиңел түгел. Әлеге темага кагылганчы башка вак-төяк өлкәләрне “әйләнеп чыгарга” кирәк. Араларыгыз якынаеп киткәч, кызыгыздан/улыгыздан сыйныфташлары турында сораштыра башлагыз. Кем нәрсә белән шөгыльләнә, нәрсә белән кызыксына икән? Гадәттә, кызлар һәм егетләр үзләрен кызыксындырган кеше турында озаклап һәм тәфсилләп сөйлиләр. Барлык иптәшләреннән берсенең аерылып торуын сизеп алсагыз, әкрен генә теманы шул кеше ноктасына кадәр тарайтыгыз. Ачылып киткән очракта, яшүсмерләр үзләренең гыйшыклары хакында бик яратып сөйлиләр. Экстремаль яки зыянлы шөгыльләр турында сөйләшү күбрәк сезнең тынычлыгыгыз өчен кирәк. Балагыз наркотикларга, аракы, тәмәкегә кызыкмыймы? Урлап карыйсы килгәне юкмы? Бу турыда шулай ук сүзне иптәшләреннән башлап җибәрә аласыз. Ләкин улыгызның тәмәке тартып карыйсы килгәнен белгәч, пошамана төшмәгез. “Никотинның бер тамчысы атны үтерергә мөмкин” темасына лекцияләр дә уздырмагыз. Бәлки сезнең үзегезнең тәмәке белән бәйле тарихыгыз бардыр? Шул турыда сөйләгез. Әти-әниләрегезнең сезне ничек сүгүләре, беренче тартудан алган кичерешләрегезне дә яшермәгез. Күпчелек яшьләр компания өчен тарта башлыйлар. Моның акыллы гамәл  түгеллеген аңлатып карагыз. Мисаллар китерсәгез, тагын да яхшырак. Һәм, әлбәттә, авызыгызда тәмәке булган килеш балага аның зыяны турында сөйләп булмый, шуңа күрә, тарткан очракта, бу шөгыльдән котылырга тырышыгыз. Сез балагызга һәрвакыт үрнәк.

Иптәшләр һәм дуслар темасы бу яшьтә аеруча актуаль. Еш кына бу чорда үсмернең  яшьтәшләре белән аралары киеренке булуы да ихтимал. Дуслары турында һәрдаим сөйләшеп торсагыз, аның нәрсә белән кызыксынганын,  яшьтәшләренеке белән чагыштырып карасагыз, күп сорауларыгызга җавап табарсыз.

Һәркем үзе турында сөйләшергә ярата. Шуңа күрә, балагыз үзеннән оялмаса, аның турында,  кичереш-хисләре турында гәпләшә аласыз. Ул нинди музыка  ярата, нинди  сериаллар карый, нәрсә турында хыяллана. Шул хакта сөйләшергә тырышыгыз.

Бу яшьтә егетләрнең күбесе спорт белән кызыксына. Аларның яраткан футбол, хоккей командалары, яраткан уенчылары барлыкка килә. Кызлар исә музыкага мөкиббән китә. Төрле төркемнәр, җырчылар турында мәгълүмат туплый, аларның тормышы белән кызыксына. Шул темага әкрен генә кереп китеп, “Кумирыңны очратсаң, аңа нәрсә әйтер идең?” дигән кебек сораулар биреп, хыялланып алсагыз да була.

Балаң  белән сөйләшкәндә тикшерүче кебек бер-бер артлы сорау яудырып  утыру дөрес булмас. Үз фикерегезне әйтегез, шул ук вакытта аның сезнең белән килешергә дә, каршы төшәргә дә мөмкин булуын исегездән чыгармагыз. Бала белән күзгә-күз карап сөйләшергә генә ярый дигән фикер инде искерде. Виртуаль аралашудан курыкмагыз. Еш кына кеше күзгә-күз әйтә алмаганын кат-кат уйлап, кичереп, смс итеп язарга ярата. Бәлки балагызга шулай аңлашу җиңелрәктер. Соңгы елларда ата-аналарның күбесенчә эштә булуын исәпкә алсаң, виртуаль аралашу иң яхшы ярдәмчегә әйләнергә мөмкин.

Шулай ук төрле социаль челтәрләргә теркәлегез. Балагыз блогерлык белән шөгыльләнергә тели икән, аңа булышырга теләвегезне әйтегез. Нинди темаларга видеороликлар төшерергә теләве белән кызыксыныгыз. Аның идеяләре сезгә ошамаса, ниндирәк темаларга алынып булуы турында сөйләшегез. Ләкин артык каты бәрелмәгез. Балаларның күңеле пыяла, шуны онытмагыз.

Автор: Алсу Сәлах

Чыганак: "Җайдак"

Фото: pixabay.com

Бәйле