«Йолдызлар исемлеге»нә кермәгән Айдар Галимов Данирга клип сорап яза [видео]

-- Гузель

Юмор остасы, шоумен Данир Сабировның “Татлы гөлем” җырына Салават Миңнеханов төшергән клибы, ниһаять, чыкты! Тамашачылар аны тулысынча Данирның YouTube каналында карый ала.

Әле бер көн элек кенә аудиториягә тәкъдим итәр алдыннан, юмор остасы клипны кайбер җырчыларга күрсәткән иде. Карау бәхете бары тик Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Гөлназ Сәфәрова, Айваз, Гүзәл Уразовага гына эләкте.

Ләкин җырчы Айдар Галимовның да беренчеләрдән булып карыйсы килгән икән бит. Ул хәтта Данирның Инстаграмына да комментарий калдырган. «Данир, миңа да җибәр әле», дип. Айдар абыйның клипны сайлап алынганнар белән бергә караганмы, яисә тамашачылар белән бүген күз төшергәнме икәне билгеле түгел.

Фото Данир Сабировның Инстаграмыннан алынды

Бәйле