«Мине көчләделәр… Аннан бала көтәм. Ни эшләргә?» [аноним хат]

-- Гузель

Бу көннәрдә безгә Казаннан бер аноним хат килде. Эчтәлеге укылышта ук бик авыр бирелә. Авыр тормышның бер кыйпылчыгы… Сезнең белән дә бүлешеп, киңәшләрегезне тыңлыйсы килә. 

«Үзеңне көчләүчедән бала табу… Ә сез җөрьәт итер идегезме? Бу ахмаклыкмы, әллә батырлыкмы?

Дустым ял итәргә китә. Һәм шунда барлык хатын-кыз өчен дә дөньядагы иң куркыныч хәл була — аны караңгы паркта барганда көчлиләр. Җинаятьчене тотмыйлар. Бәлки юньләп эзләмәгәннәрдер дә…

Аның баласын калдырасы килә. Ләкин дустымның тискәре резус-фактор булып чыкты. Баланы алсаң, бүтән таба алмаячаксың дигәннәр. Ул елый инде, баланы калдырам ди. Ләкин кемнән икәне билгеле дә түгел бит! Иң мөһиме, яхшы кешедән түгел…

Минемчә, ул юньсезлек эшли. Ә икенче яктан карасаң, монда башкача да булмый…», дип ачыргаланып яза.

Укучыларыбыз, әгәр дә сезнең безгә аноним, яисә аноним булмаган хат җибәрәсегез, әйтер сүзегез, кызыклы, яисә киресенчә, аяныч тарихыгыз булса, 2402499@mail.ru почтасына яза аласыз.

Фото: pixabay.com

Бәйле