Данис Зарипов яман шеш белән авыручы балага ике атна эчендә 18 миллион җыймакчы

-- Лиана

Казанның “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов лимфобласт лейкоз белән авыручы Аделина Абдуллинага ярдәм акциясе башлап җибәрде. Бу хакта ул үзенең дусларына WhatsAppта хәбәр итте.

“Кадерле дуслар. Минем кечкенә, әмма мөһим үтенечем бар. Нәни кызга тиз арада ярдәм кирәк. 8 октябрьгә кадәр 18 миллион сум акча җыярга кирәк. Әти-әнисе теләсә нинди суммага шат булачак. Ул алар өчен бик мөһим!”, — диелә Данис Зарипов хәбәрендә.

Кызның әтисе Азат Абдуллин Аделинаның хәле турында сөйләде. “Данис Зарипов миңа үзе ярдәм тәкъдим итеп шалтыратты. Кызым элеккечә, стабиль авыр хәлдә. Анализлары начар, лейкоцитлары, тромбоцитлары начар. ДРКБ табиблары башта шансларны 50 гә 50 диде. Акчалар Мюнхенда дәвалану узу өчен кирәк», — диде ул.

Аделинага ярдәм итү өчен реквизитлар: Сбербанк 4276 6200 4512 9644 (тел. 89274293668 — номерга бәйләнгән) Абдуллин Азат Робертович (баланың әтисе)
Сбербанк 4276 6200 3456 4348 (тел. 89510692168 — номерга бәйләнгән) Абдуллина Алина Даутовна (баланың әнисе)
АК БАРС Банк 2200 5301 3163 9759 (тел. 89510692168 — номерга бәйләнгән) Абдуллина Алина Даутовна (баланың әнисе)
PAYPAL: [email protected] Абдуллин Азат Робертович баланың әтисе) КИВИ кошелек: 89510692168

Чыганак һәм фото: tatar-inform

Бәйле