“Күршебез тәкъдиме белән, иван-чәй ясарга керештек”
Гаилә әлеге эшкә очраклы гына кереп китә. Дөресрәге, моңа кадәр алар бу үләнне таный да, үзенчәлекләре турында да белми.
“Чәй ясауда төп шарт — ферментация”
Әмма бу гаиләдә иван-чәйгә мәхәббәт көтмәгәндә уяна.
“Әзер чәйнең бер килосы 2000 сум”
Уйлап баксаң, юл кырыенда, урман аланнарында үсүче гади иван-чәйдән шактый акча эшләп алырга мөмкин икән.
— Бу – безнең гаилә бизнесы. Иван-чәй сату әйләнеше әллә ни зур түгел, әмма елына ярты тонна әзерләп урнаштырабыз. Килосын 2000 сумнан санасаң, бу 1 млн сум дигән сүз, — ди гаилә башлыгы.
“Иван-чәйне дүрт тапкыр пешереп эчеп була”
— Без ел әйләнәсе иван-чәй эчәбез. Кытай чәеннән аермалы буларак, аны берничә тапкыр пешереп була. 4 тапкырга кадәр менә дигән чәй пешә аннан. Анда токсиннар барлыкка килми. Ә Кытай чәен пешергәч тә 15 минут эчендә эчәргә кирәк, — ди Светлана ханым. – Без бу чәйне эчеп яшәрәбез. Соңгы елларда безгә шулкадәр күп комплиментлар ява. Иван-чәй ияләшү булдырмый. Ул организмны чистарта, эчәкләр, ашказаны өчен файдалы. Иван-чәйдә Менделеев таблицасындагы микроэлементларның яртысыннан күбрәге тупланган. Анда С витамины лимонга караганда 5-6 тапкыр га күбрәк. Әлеге чәй бик туклыклы, аны эчкәч хәтта ашыйсы да килми.
- Иван-чәйнең икенче атамасы — кырлыган. Русча иван-чай, копорский чай, кипрей атамалары бар. Светлана ханым сүзләренчә, әлеге чәйнең каршы тәэсире юк. Аны хәтта бала көткән хатын-кызларга һәм бала имезгән әниләргә дә эчәргә ярый.
“Чәй ясаганда төн йокылары кача”
Дөрес, биюче бии-бии остара дигәндәй, Карасевлар да эш тәҗрибәсен тора-бара гына җыя.
— Беренче көннән үк барысын да дөрес ясый башладык дип әйтеп булмый, билгеле. Әрәм иткән, килеп чыкмаган вакытлар да шактый булды. Тәҗрибә шулай итеп җыелды. Беләсездер, Марий урманнары чебен-черки, озынборын белән дан тота. Июнь-июль айларында, иван-чәй әзерләгәндәге мәхшәрне күрсәгез сез! Без көннәр буе умартачы киемнәре, битлекләреннән йөрибез. Шушы ике айда безнең көн белән төн алмашына, — ди Светлана ханым.
Иван-чәй табигатьтә адым саен очраса да, аннан чәй ясау артык җиңел эш түгел.
Иван-чәйдән чәй әзерләүдә ферментация процессы бер тәүлеккә сузыла. Киптерү вакыты исә төрлечә, аны 4 сәгатьтә дә киптерергә була. Карасевлар бүген чәйнең карасын да, яшелен дә ясый. Төрле үләннәр, җимешләр кушылганнары да бар. Әйтик, кура җиләге, чия, чамбыр, мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, гөлҗимеш, миләш салынганнары.
“Киләчәктә мамыгыннан — мендәр, тамырыннан он ясау хыялыбыз”
Иван-чәй үләнен үзләштерүгә Карасевлар ныклап тотынган. Бөртекле һәм яфраклы чәй ясаудан тыш, аларның киләчәккә планнары да зурдан.
— Иван-чәй чәчәк атканнан соң, чәчәге мамыкка әйләнә. Аның мамыгы мендәр ясау өчен кулай. Бу – киләчәктә башкарыласы эш. Аннан соң үләннең тамырын казып, ваклап, он итеп тарттырсаң, ипи пешерү өчен менә дигән кушылма. Иван-чәйнең теләсә кайсы өлеше файдалы һәм керемле. Киләчәктә, бу өлкәдә дә акча эшләү ниятебез, — ди Карасевлар.
- ялкынсынуга каршы көрәшә һәм бөрештергеч сыйфатка ия;
- авыртуны баса, тән температурасын төшерә;
- нервланганда, стресс кичергәндә тынычландыра;
- азык-төлек, спиртлы эчемлекләр белән агуланганда файдалы, айнытучы үзлеге дә билгеле;
- канны чистарта;
- иммунитетны күтәрә;
- организм хәлсезләнгәндә хәл кертә;
- гипертония, атеросклероз, азканлылыктан файдалы;
- матдәләр һәм тоз алмашын көйли;
- ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләрен төзәтә;
- бавыр, бөердә таш булса, талак авырулары вакытында файдалы;
- авыртулы менструацияләрдән коткара;
- чәч тамырларын ныгыта;
- яман шеш вакытында организмның агулануын киметә;
- мәни бизе аденомасы һәм простатиттан котылырга ярдәм итә
Чыганак һәм фото: Интертат