Элвин Грей хастаханәгә эләккән — концертлар булмый

-- Лэйсирэ

Күңелсез хәбәрне инстаграмында Элвин Грей үзе хәбәр итә. «Игътибар кинәт кенә сәламәтлек какшау сәбәпле концертлар кичектерелә!» дип яза җырчы. Фотодан күренгәнчә, артистның Төмәндә булган вакытта хәле начарланган — аның система астында ятуы күренә.

Күңелсез хәл нәтиҗәсендә, бүген Тобольскта булырга тиешле, иртәгәгә дип планлаштырылган Омсктагы, 27 сентябрь Вагайдагы, 29нда Сургуттагы һәм 30нда Когалым шәһәрендә узарга тиеш булган концертлар билгесез вакытка кичектерелә.

«Чаралар турында яңа график якын арада хәбәр ителәчәк. Аңлавыгызга өметләнеп калабыз» дип яза Элвин Грей.

Бәйле