Казанда романтика эзләп түбәгә менгән яшүсмер һәлак була

-- Лэйсирэ

Казанда күпкатлы йорт түбәсеннән 17 яшьлек егет егылган. Һәлакәт урыныннан беренче фотоларны социаль челтәр кулланучылары урнаштырды.

Фаҗига кичә көндез Казанның Мәскәү районы 2нче Юго-Западная урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет шәһәрне карау өчен дус кызы белән йорт түбәсенә менгән. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында егет егылып төшкән.

Егет алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлаган.

tatar-inform.tatar

Бәйле