Башка сыймаслык хәл: Казанда 17 яшьлек гарипне ир-ат берьюкка кыйный

-- Гузель

Казанда «Яшьлек» метро станциясе янында Декабристлар урамында бер ир-ат 17 яшьлек гарипне кыйный. Яшүсмер ир-аттан үзенең кайда икәнлеген сорый. Шуңа кыйнаучы кызып китә.

17 сентябрьда яшүсмер дәресләреннән соң, Тукай метро станциясенә барырга тиеш булган. Ләкин ул кирәк тукталышын уздырган. Шуңа үтеп баручы ир-аттан аңа булышуын сораган. Бу ир-ат мәктәп укучысын  берьюктан кыйный башлаган. Видеорегистраторлар хәтта аның яшүсмерне аяклары белән дә типкәләгәнен яздырган.

Гарипне кибет сатучылары коткарган. Алар бичараны кибеткә алып кергән. Табиблар яшүсмернең бит сөякләре какшавын әйтә.

Тикшерү барышында, полиция хезмәткәрләре 43 яшьлек ир-атны тоталар. Аның сөйләуләре буенча, ул яшүсмергә талаш килеп чыгу сәбәпле, кул күтәргән.

Чыганак: ProKazan.ru

Фото: pixabay.com

Бәйле