Иреңнең бу әйберен караган өчен җинаять эше кузгатылырга мөмкин

-- Лэйсирэ

Россиядә иреңнең (яисә хатыныңның) телефонын караган өчен җинаять эше кузгатыла башларга мөмкин. Мондый башлангыч белән Ленинград өлкәсе парламенты депутаты Владимир Петров чыгыш ясаган.

Парламентарий фикеренчә, ир белән хатынның бер-берсенең гаджетларына керә алу проблемасы закон белән теркәлгән булырга тиеш. Чөнки кешенең телефон, компьютерында конфиденциаль шәхси һәм хезмәт мәгълүматы ята.

Тормыш иптәшеңнең смартфонына аның рөхсәтеннән башка кергән өчен Җинаять кодексының бөтен катгыйлыгында җәза бирелергә тиеш, чөнки бу кешенең шәхси тормышына кысылу, дип саный Петров.

Үз фикерләрен депутат җыелышта тикшереләчәк закон проектында чагылдырган.

Фото: pixabay.com 

https://kiziltan.ru/

Бәйле