«Сөембикә» операсы премьерасы[фоторепортаж]

-- Алина

Спектакльнең сәхнә бизәлеше үзенчәлекле. Бөтен вакыйгалар ауган Сөембикә манарасы эчендә бара. Башта Казан ханлыгы, тәхет тирәсендәге ызгышлар бәян ителде. Казан ханлыгына куркыныч яный, Сөембикә (театр солисты Гөлнора Гатина) Мәскәүгә озатыла. Озату күренеше бик сивиль, Үтәмеш хан (Арслан Сибгатуллин) теле белән әйткәндә, кунакка барып кайту кебек тасвирлана.

Мәскәү күренешендә Мәскәү, бигрәк тә Явыз Иванның хатыны Анастасия язмышы калку сурәтләнә. 15 яшендә көчләп кияүгә бирелгән, балалары бер-бер артлы үле туган патшабикәне үз хәле хәл булган Сөембикә кызгана. Матурлыгына гашыйк булган, әмма кире кагылган патша аны башта Кошчакка (Артур Исламов) димли, аннан көчләп Шаһгалигә (Филүс Каһиров) кияүгә бирә.

Татар энциклопедиясенең җаваплы мөхәррире Гомәр Сәлимҗанов «әсәр тарихи дөреслектән ерак» дигән бәя бирә:

– Аңлашыла, бу — әдәби әсәр. Бәлкем моннан тарихи дөреслек таләп итү дөрес тә түгелдер. Ләкин мин эчтәлектән тарихи дөреслек көткән идем, монда Мәскәүгә реверанс ясау килеп чыккан. Композитор булсам, Европага түгел, Шәрыкка карап иҗат итәр идем, дип яза Азатлык радиосы .

Җырчы Филүс бу ролен (Шаһгали) алдан инстаграмда сториста күрсәтеп алган иде. Ул уңышлы чыгыш ясаганга атканзанган артистны опера театрына эшкә алганнар.

1

2

3

4

5

6

Бәйле