Лилиана Ирназарова Уразова-Хәкимовларның 15нче сезон концертларында нигә бәхәс уятуларын ачыкларга тырыша

-- Гузель

27 сентябрь Буа районының Дүртиле авылында Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның 15 еллык юбилей концертлары булды. Тамашага тамада, җырчы Лилиана Ирназарова да барган. Ул  Инстаграмда концерттан алган хис-кичерешләре белән бүлешә.

«Кичә @guzelurazova и @ihakimov концертында булдым. Фикерем чуалды… Әллә инде яхшы гына, әллә бик яхшы үтте тамаша. Белмим. Иң башта шуны әйтәсе килә. Шоу-бизнеста артык индивидуальлек тә, уңышка ирешү дә хупланмый. Бәлки шуңа күрә дә, йолдызларның чыгыш костюмнары, җырлары, биюләре һәрчак бәхәс уятып торды…

Тәнкыйтьчеләрне кайгыртырмын дип куркам, әмма бу юлы (һәрвакыттагыча кебек) чыгыш костюмнары бик нәфис һәм купшы иделәр. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, быелгы киемнәре теге елгы костюмнардан күпкә аерыла. Минемчә, Гүзәл 10 гына тапкыр кием алыштыргандыр. Сәхнә дә бик шәп әзерләнгән. Дөресен генә әйткәндә, зур шәһәрләрдә «солянка» концертлары да болай бизәлми. Ә җырлары…Мин чын ләззәт алдым. Тавышлары да матур. 15 ел эчендә тупланган барлык хитлар. Яңа трэклар да әйбәт. @ildus_davlyanov , әфәрин! Кыскачы, барыгыз, дуслар! Бик матур һәм затлы тамаша!», дип язган.

Фото: Лилиана Ирназарованың Инстаграмыннан алынды

Бәйле