«Гомерләр үтә» җырын кем яхшырак башкара: Elvin Greу’мы, Рафаэль Латыйповмы? [бәхәс куера]

-- Гузель

Берничә ел элек Рафаэль Латыйпов башкарган «Гомерләр үтә» җырын бик яратып тыңлаган идек. Хәзер аның тагын бер башкаручысы бар. Elvin Grey ул җыр белән үзенең һәрбер концертында яратып чыгыш ясый.

Җырчылар арасында аңлашылмаучанлык туган кебек. «Бу җырны Радик миннән сорап алмады. Мин аны тыңлап карадым, башка төрле җырлый инде барыбер. Ярый, җырласын. «Гомерләр үтә»не барыбер «Рафаэль Латыйпов» җыры» диләр», ди Рафаэль Латыйпов Акчарлак газетасына.

«Акчарлак» газетасы аудиториягә сорау да биргән: «Кем башкаруында сезгә җыр күбрәк ошый?». Җавап бирүчеләр шактый. Комментарий бирүчеләр бераз бәхәсләшеп тә алган.

Менә кайберәүләре: «Килешәм. Инде күптән онытылган иде ул җыр. Радик янартып җырлый башлагач, Латыйпов җыры икәне искә төште кешенең»; «Радик Салават җырын җырлап үзенә игътибар ала алмагач,башка җырчылар таныткан җырларга тотынган инде. Үзенең ни тавышы, ни моңы юк. Бу минем шәхси фикерем, Радикның фанатларына миңа ябырылырга да кирәкми. Һәр кеше үз фикерен язырга хокуклы. Мин шәхсән Латыйпов иҗатына да тыныч карыйм»; «Шушы булыр инде. Бер-берсенең ипи ашаганына көнләшеп яшиләр. Барыгызга да җитә бит инде. Шөкер бит, дия белмиләр»; «Ул Радикның үзенең җыры гел юк. Кеше җырларын җырлап йөри. Элекке хитларны»; «Кеше җыры җырлап, гомере үтә икән»; «Бик күп җырларны хәзер өчәр-дүртешәр җырчылар башкара. Нигәдер Радикны гына күрәләр. Бәйләнмәгез шул балага. Аны безнең балалар тыңлый. Яшьләр өлкән яшьтәге җырчыларны белмиләр дә»; «Латыйповның җырда ни эше бар? Автор үзе биргән, җырлар инде! Бер җырны мең артист җырлый. Үләләр инде җыр бүлеп. Радик килеп чыкмаса, күп җырчыларга мәшәкать булмас иде, мескеннәр!», дип язганнар.

Фото: "Акчарлак"ның Инстаграмыннан алынды

 

Бәйле