Казанда үтерелгән егетләрнең берсенең ике айлык улы ятим кала

-- Лэйсирэ

Казанда ике кеше үтерүдә шикләнеп, 38 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганагы хәбәр итә.

Мәскәү районындагы гараж кооперативларында бер ир-ат пычак белән кадап, ике яшь егетне үтергән дип хәбәр иткән идек.

Һәлак булучылар 26 һәм 27 яшьтә булган. Пычаклы ир-ат тагын бер егетне яралаган, анысы хәзерге вакытта хастаханәдә.

Мәрхүм егетләрнең берсенең ике айлык улы ятим калган.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Бәйле