Безнең гаиләдә шулай туры килде – бер генә бала белән калдык. Улыбызга 15 яшь тулып китте. Ул хәзер бик мөстәкыйль, бездән башка да тормыш итә алырлык булып җитеште. Кыз бала тәрбияләү турында күпме хыяллансам да, улымны бик авырдан тапкач, икенчесе инде булмаячак иде. Табиблар бу хакта әйткәч, күпме елаганымны үзем генә беләм…
Шул чактагы борчу-хәсрәттән сөтем бетеп, улымны да туйганчы имезә алмый калдым. Кыз бала тәрбияләвемне төшләремдә күреп уяна идем. Ирем белән әле өйләнешкәнче үк, уртак планнар корганда, ул да гел кыз бала теләве турында әйтә иде. Исем дә сайлап куйган идек – Айсылу.
Улыбызга 10 яшь тулганда, тәрбиягә бала алу турында ирем белән сөйләшкән идек. Йөри торгач вакыт узды, тәки тәвәккәлләп, бөтен кирәкле документларны тутырып, ике ел элек опека бүлекчәсенә илтеп бирдек. Баланы тәрбиягә алу шундый озак вакыт таләп итә торган эш дип кем уйлаган?!. Интернетта да, телевизордагы кайбер тапшыруларда да ятимә балалар тәкъдим итүләр күп бит. Чынлыкта, алай җиңел генә эшләнми икән шул. Менә ике ел узгач, инде өмет өзелгәч, безгә опека бүлегеннән шалтыратып: «Килегез, күрегез, хәл итегез!» – дигәннәрен ишеткәч, үземне кая куярга белмәдем. Бер яктан, сөенечтән сикереп йөрисе килә, икенче яктан, куркыта да. Нишләргә белмичә, әрле-бирле йөри башлыйсың.
Опека бүлегендә безнең кебек бала алырга теләүче ата-аналарга дәресләр уздырганнар иде. Шунда сөйләделәр: имеш, баланы тәрбиягә алырга теләүче ата-аналар ике төркемгә аерыла икән. Беренчесе: «Бала ул товар түгел, аның чәче, күз төсе, матурлыгы мөһим түгел», – дисә; икенче төркем: «Балага күңелең ятарга тиеш, югыйсә, алырга килгәндә үк берәр җире ошамый калса, ул гел ачуыңны китереп торачак», – ди икән. Хәтта, әнә шул, алырга килгәндә үк ошамый калган җирен сәбәп итеп, баланы кире кайтаручылар да бар, ди. Шуңа күрә мин алдан ук бик борчылдым. Очрашу ничек узар: ошармы, юкмы, күңелем ятармы?..
Бала янына кергәч тә елап җибәрә яздым. Күзләрем яшьләнде. Курчак кебек матур, сау-сәламәт баланы ничекләр генә калдырып китте икән бу ана? Аны кулларыма алып яратканда күз яшемне тыя алмадым, ул инде минеке иде. Бер айлык кызчык, әйтерсең, үз әнисен күргәндәй куанды, хәтта елмаеп җибәргәндәй тоелды. Шәфкать туташлары да аның миңа охшап торуын әйтте. Кызымны бүген үк алып кайтып китәсем килде! Тик иң тиз дигәнем дә әле ике көннән генә мөмкин икән. Шулай итеп, өч-дүрт көн эчендә безнең гаилә тормышы тамырдан үзгәрде: дүшәмбе барып күрдек – пәнҗешәмбе инде алып кайтасы иде. Ике көн буе ирем белән кибетләр буенча чаптык, кызыбызга кирәк булачак бөтен әйберләрне алдык. Аны өйгә алып кайткан көн ирем белән өйләнешкән көнгә туры килде. Шул көнне үк аңа исем дә куштырдык.
Аңа карап торам һәм әле дә ышанып бетә алмыйм: бер атна элек кенә без аның дөньяда барлыгын да белми идек, ә бүген ул, йортыбызны нурга күмеп, бүлмә уртасында ята. Карап туя алмыйбыз. Әтисе дә янында чабып кына йөри. Мин аның буе, авырлыгы турында сорамаган да булганмын, бүген менә картадан укыдым. Ул шундый бәләкәй – 44 сантиметр гына.
Хәзер безнең дә кызыбыз – Айсылуыбыз бар. Бу шатлыкны бар галәмгә кычкырасым килә! Мин тагын бер тапкыр әни булдым һәм эчемдәге куанычны берничек тә сөйләп, аңлатып бетерә алмыйм. Хыяллар чынга аша ул, ышанырга гына кирәк!
Айзилә Р. Казан шәһәре Сираҗи сүзе Фото: https://pixabay.com