Ришат «Канәгатьләндерелмәгәнлектәндер» флешмобы белән татарларның телләрен тешләтеп тарихта калды [видеолар]

-- Лэйсирэ

Ришат Төхвәтуллин Инстаграмы аша үзе дә сизмәстән сентябрьнең милли флешмобын таратуга сәбәпче булды. Әлеге эстафета татарларның телләрен тешләтеп тарихта кала.

Җырчының «Канәгатьләндерелмәгәнлектәндер» дип кат-кат кабатлаган сүзе интернетчыларның теленнән төшми. Эстрада йолдызлары, театр артистлары, сәхнәдән бик ерак торучы гап-гади кешеләр соц.челтәр аша бер-берсенә флешмоб эстафетасын тарата. Берничә видеоны сез дә карап үтегез:

Ришат Төхвәтуллинның концертлары дәвам итә. Җырчы яңа сезонның иң беренче премьерасын — Венер Фаттахов сүзләре, Мурат Гайсин көенә язылган  «Сина барам» җырын да тәкъдим итте. Шулай ук аның сеңлесе белән җырлаган җыры Татар тудей Инстаграмында меңләгән караулар җыйды.

Бәйле