«Өегезне «штурм» белән алалар!» — Лаешта 71 яшьлек бабайны капка төбендәге машина өчен чак төрмәгә тыкмыйлар

-- Лэйсирэ

Лаеш районындагы «Столбище» полиция бүлекчәсенә бер абзыйның бик тә хәтәр кылануын, мылтык тотып урам буйлап чаптырып йөрүен, хәтта, атып, бер кешене яралавын хәбәр итәләр. Шуңа күрә Столбищеның Түбән Болынлык урамына полиция машинасы санаулы минутлар эчендә килеп туктый.

Участок инспекторы Данияр Хәкимов мылтыклы кешенең 1947нче елгы Михаил Шафранов икәнен, аның әле яңа гына өенә кереп бикләнүен ачыклый һәм, тәвәккәлләп, тегенең өйалды ишеген шакырга тотына. Дөбердәтә, кычкыра торгач, ачыла ишек бер мәлне һәм анда кулына балта тоткан нык гәүдәле карт күренә. Кече лейтенантка дәһшәтле абзыйдан бераз арткарак чигенергә туры килә, чөнки ул кулындагы хәтәр әйбер белән болганып, формалы кешене, кем әйтмешли, эттән алып эткә сала. Сержант Д.Рәхмәтуллин белән машина янында торган УГРО хезмәткәре Г.Андреев уң кулын кобурасында тота, ләкин пистолетын чыгарырга ашыкмый. Полиция хезмәткәрләре балталы гына түгел, мылтыклы да агайны тыныч юл белән коралсызландырырга һәм зарарсызландырырга уйлый. Тыңламый бабай, ташла балтаңны, дигәнне, ләкин бер кавым болганып һәм кычкырып торганнан соң, тагын өенә кереп бикләнә. Әмма аның утлы корал тотып пәйда булу куркынычы кала.

Ул арада полициядән өстәмә көчләр килеп җитә, ашыгыч ярдәм табибы яраланган 1985нче елгы Д.Федотовның маңгаендагы ярасын эшкәртеп, бәйләү салгач, Казанга сырхауханәгә алып китә. Денис полиция хезмәткәрләренә абзыйның мылтыгы пневматик икәнен әйткәч, киеренкелек кими төшә.

Шафрановларга күрше һәм туган тиешле Нина әби капка төпләрендәге ыгы-зыгыны күргәч, Миша дәдәйнең карчыгы Татьянага шалтырата да, өегезне «штурм» белән алачаклар, дип, кайтырга куша. Әби кешене улы Эдуард ике-өч сәгать элек кенә оныклар янында утырып торырга дип өенә алып киткән була. Ошбу хәтәр хәбәр килгәч тә аналы-уллы пәйда була. Карчык кеше өйгә кергәч, ирен богауланган килеш күрә. Полиция ишекне каерып кереп тынычландырган була инде аны. Әлбәттә, балта белән мылтык та алына.

Шулай итеп хур була 71 яшьлек М.Шафронов. Бусы бер хәл, эш зурга китә бит әле. РКБда пневматик пуля маңгаена тию нәтиҗәсендә Д.Федотов сәламәтлегенә җиңел дәрәҗәдәге зыян килгән дип табыла. Денис шул көнне үк өенә кайтып китсә дә бабайдан зарар күргән кеше булып санала. Аннан соң, балталы кыланмышлар хакимият вәкиле Хәкимовка янау дип табылып, тагын бер җинаять эше кузгатыла. Боларга хулиганлык дип аталучы тыелган гамәлләрне дә өстәгәч, М.Шафранов РФ Җинаять кодексындагы өч маддә буенча гаепләнә.

Хәзерге заман өчен шаккатарлык хәл дә түгел бу үзе. Сәрхушләр әллә ниләр кылана чөнки. Гаҗәп, ләкин бабай исерек түгел. Дөрес, Казанга алып барып наркология диспансерында тикшергәч, аның канында этил спирты булу ачыклана, әмма ул бик аз микъдарда, ягъни дөнья күргән кешене ахмаклыкларга этәрерлек түгел. Гомумән, М.Шафранов гомер-бакый артыгын эчеп, азып-тузып йөргән зат түгел, тракторчы булып, башлыча, төньяк өлкәләрдә эшләгән, 45 ел бергә яшәгән карчыгы белән ике ул үстергәннәр. Михаилның хөкем ителү түгел, гомере буена милиция-полиция белән каршылыкка килгәне булмый.

Димәк ки, барысын да картлыкка сылтарга кала, бабай шул сәбәпле алмашып-ялгышып йөргән дип уйларга туры килә. Әлбәттә, әлеге мәсьәлә тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Айрат Хәсбетдиновны да кызыксындыра һәм психиатрик экспертиза билгели ул. Ләкин белгечләр аны сырхауханә шартларында тикшерергә кирәк дип җавап бирә. Шул рәвешле, М.Шафранов республика психиатрия клиникасына салына. Бик озак ята ул «сары йорт»та. Ноябрь аенда булган җинаятьне тикшерү апрельгә кадәр дәвам итә, чөнки психиатрлар нәтиҗәсеннән башка гына гаебе күптән дәлилләнгән М.Шафранов эшен судка җибәреп булмый.

Ниһаять, белгечләр комиссиясе үз сүзен әйтә. Рәсми документ Шафранов һәм аның якыннары өметен акламый, ягъни абзыйның акыл өлкәсендә күп кенә кимчелекләре санап үтелсә дә, алар, җиңел дәрәҗәдә булганга, хәлиткеч роль уйнамаган, 24нче ноябрьдә ул үз гамәлләрен аңлаган, кыскасы, җинаятьне белә торып эшләгән дигән нәтиҗә ясала. Бу инде абзый суд каршында гомуми тәртиптә җавап тотарга тиеш дигән сүз.

Гаепләнүче ул көнне булган хәлләрне өзек-өзек һәм «томанлы» хәтерлим ди, шулай да полиция хезмәткәрләрен өенә кертәсе килмичә, аларга балта белән кизәнүен, мылтык алып чыгып егеткә атуын исенә төшерә, үкенүен белдерә. Узган ел инфаркт диагнозы белән РКБның кардиология бүлегендә ике тапкыр дәвалана, соңгысыннан әлеге вакыйгадан бер атна элек кенә кайта, экспертлар анда баш авырулары булуын да әйтә. Кыскасы, җиденче дистәне түгәрәкләгән кешенең сырхаулары хәттин ашкан. Әмма алар аны җаваплылыктан коткара алмый.

Столбищедагы күңелсез хәлнең абзый аркасында килеп чыгуы бәхәссез. Шул ук вакытта аның гап-гади ваемсызлык, үзара ихтирам булмау нәтиҗәсе икәне дә мәгълүм. Бактың исә, барысы да ишек-тәрәзәләр кую белән шөгыльләнүче фирма хезмәткәрләренең машиналарын җәяүлеләр юлында һәм Шафрановның гаражы капкасы төбендә үк калдыруыннан башлангыч алган икән. Килеп туктагач та А.Князев үлчәмнәр алу өчен якындагы йортка кереп китә, ә «ГАЗель-соболь» кабинасында калган Д.Федотовка, җәяүлеләр пычрак ерып йөрергә тиешме, дип, 1945нче елгы Фәнүзә апа ризасызлык белдерә. Ике якның да әйтүенә караганда, әлеге сөйләшү тыныч уза. Денис, шофер чыккач, алыр машинаны, дигәч, китеп бара карчык. Ләкин Алексей чыгарга өлгерми, мылтыклы бабай пәйда була…

Күп сөйләшеп тормый ул, «дошман»ны юк итәргә керешә. Көпшәне терәп диярлек беренче дөпелдәтүендә, инде әйтелгәнчә, Денисның маңгаена эләктерә. Коты алынган егет һөҗүм итүченең мылтыкны яңадан коруын шәйләп, кабинадан атылып чыккач, машина әйләнәсендә куышлы атыш башлана. Ләкин «аучы» берничә тапкыр атса да, бик тә елгыр йөгерүче егеткә бүтән эләктерә алмый. Авыл уртасындагы ошбу кәмит А.Князев пәйда булып, тавыш куптаргач туктый. Ярсулы абзый өенә кереп шыла. Алексей ашыгыч ярдәм килгәнче үк хезмәттәшенең маңгаен бинт белән урап куя.

Әлеге вакыйга зарар күрүче Федотов өчен чагыштырмача җиңел төгәлләнде. Пневматик пуля аз гына түбәнгә, күзгә эләксә, нәтиҗә аяныч булыр иде. Участковый Д.Хәкимовка да зыян килмәде. Ә менә 71 яшьлек карт өчен «тегендә» озатылу куркынычы туды. Ләкин судья М.Шафрановны өч җинаять кылуда гаепле дип тапса да, аңа ике еллык шартлы хөкем бирде. Өлкән кешене «тегендә» озатып булмый бит инде.

Бабай дуламый хәзер. Карчыгы да аны үзен генә калдырып чыгып китми, шартлы хөкеме булган кешене гел күзәтеп тора. Кече лейтенант Хәкимов та абзыйны шулай кирәк булганга гына тикшергәләп йөри. Бабай үзен бик тәртипле тота чөнки.

Наил ВАХИТОВ,

Лаеш районы

Безнең гәҗит

Бәйле