Җылы сентябрь истәлеге — Фирдүс Тямаев: “Якташым Фәрит абый Мифтаховны яңача ачтым”

Көз башында (8 сентябрь) татарларга билгеле шәхес, элекке депутат, Татар конгрессының Казан бүлеге башлыгы Фәрит Мифтахов үзенең 50 яшьлек юбилеен хәләл, милли бәйрәм итеп үткәргән иде. “Туган авылым” комплексында үткән юбилей чарасында Татар тудей порталы да кунакта булып, видеога төшергән идек, туган көннең матур мизгелләрен монтажлаганнан соң сезгә дә күрсәтергә булдык.

Фәрит Мифтаховның 50 яшьлек юбилей чарасында Татарстан хәзерге мөфтие, элекке мөфти, Татар конгрессы рәисе, республиканың депутатлары, министрлар, хәзрәтләр, журналистлар, иҗатташ дуслар арасында популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты, юбилярның якташы Фирдүс Тямаев та булды. Без ул бу көнне Фәрит әфәндене яңа яктан ачуын сөйләде.

– Бүгенге юбилейга  килеп Фәрит абыйны икенче яктан ачтым. Шаккатып утырдым. Фәрит абыйны 100 %тан 10%ын да белмим икән. Чыннан да бик зур шәхесләр, хөрмәтле кунаклар чыгып сүз әйтәләр. Төрле төбәкләрдән дә килгәннәр. Ул Мәскәү дисеңме, Түбән Новгород, Пенза,  бөтен Татарстаннан хәзрәтләр җыелган. Миңа икеләтә шатлык, чөнки беренчедән якташ, икенчедән без Фәрит абый белән таныш. Гаиләләр белән йөрешмәсәк тә, эш буенча еш күрешәбез. Фәрит абый шундый мактаулы кеше, аның кылган изгелекләрен, милләт җанлылыгын  Аллаһ тәгалә кабул итсен”, диде ул.

Бәйрәмдә халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев юбилярны котлап, Фәрит Мифтаховка изге теләкләрен теләде һәм  аңа багышланган 50 яшьлеккә багышланган шигырен укып үтте.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин  Фәрит Мифтахов белән бәйле хатирәләрен искә алды.

“Мин Фәрит Фәиз улы белән үзем Татарстан җөмһөрияте мөселманнары диния нәзәрәтендә аппарат җитәкчесе булып эшләгәндә,  2002 елда таныштым. Ул минем янга мәчетләр төзү тәкъдиме белән килеп керде һәм шуннан безнең сөйләшүләр башланып китте. Үзенең туган авылында, газиз әнисенең исеменә мәчет төзи башлавыннан , аның Аллаһка якын булуын аңладым. Бүгенге көндә ул гаиләсендә үрнәк әти дә, хезмәт сөючән, спортка һәм иҗатка, җырга , язуга мәһабәтле кеше дә. Аның сәләтләре көннән – көн ачыла бара. Бәлки без белмәгән һөнәрләре дә бардыр. Ул бөтен яктан килгән , кешегә ярдәмчел, бервакытта да кеше авыр хәлдә калдырмый. Кызганыч, андый шәхесләр аз хәзер. Аның кебек кешеләр күп булсын иде”, дип сөйләде Ильяс хәзрәт.

Кунаклар арасында Нияз Җәләлов, Илсөя Бәдретдинова, Айдар Галимов  кебек танылган җырчылар да бар иде. Алар үзләренең котлауларын җырлары аша җиткерде.

Журналистика факультеты мөгаллиме Илһам Фәттәхов  Фәрит Мифтахов белән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ачылган вакытта танышкан. Шунда ук аның бик актив кеше икәнен аңлап алуын, изге теләкләрен әйтте.

“Ул элек-электән бизнеста да, иҗтимагый тормыш та да, депутатлык эшчәнлегендә дә бик актив. Бүген дә шундый актив кешеләрнең берсе булып кала. Фәрит абыйның хәйриячелек юнәлешендә эшләгән эшләрен дә ассызыклап үтәргә кирәк. Ул чыннан да, ихлас йөрәктән мохтаҗларга ярдәм итә”, диде Илһам Фәттәхов.

Тарихчы Наил Таиров исә юбилярны элекке данлыклы татар байлары белән чагыштырды.

“Мин тарихчы буларак, күп кенә татар байларының тарихын өйрәндем. Апанаевлар, Юнысовлар, Акчуриннар, Казан һәм башка төбәкләрдән халык өчен хезмәт иткән байлар бик күп. Мин Фәрит әфәндене шул чорда хезмәт иткән татар байларына охшатам. Чөнки бүгенге көндә андый кешеләр сирәк. Аның алга таба да шулай халыкка хезмәт итүен телим. Ул искиткеч игелек татар бае дип әйтер идем мин”, диде сүзен йомгаклап Наил әфәнде.

Мөхтәрәм кунакларның Фәрит Мифтахов турындагы башка фикерләрен видеодан карый аласыз.

Бәйле