«В ушах кипиш…» — Элвин Грей ишетә алмавы хакында сөйли [фото-видео]

-- Лэйсирэ

2 октябрь көнне татар эстрадасының популяр артисты Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы Радик Юльякшин яраткан тамашачылары белән туры эфирда аралашты.

Белүебезчә, җитди травма алу сәбәпле җырчының күп кенә концертлары билгесез вакытка кичектерелде. Җырчының иҗатын яратучылар Радикның сәламәтлеге белән кызыксына һәм аның тизрәк сәхнәгә кайтуын көтә.

Радикның сүзләренә караганда, сәламәтлеге ягыннан бар да тәртиптә, җырчының колакларына җитди зыян килгән. Җырчы үзенең көчле музыка һәм югары ешлыктагы көйләрне ишетә алмавы хакында сөйләде. Һәм якын арада студия эшчәнлегендә, концертлар һәм каты тавышлы күңел ачу чараларында катнаша алмавы хакында кисәтте. Кызыксынучылар өчен үзенең халәтен «В ушах кипиш…», – дип аңлатты артист.

Шулай да, егетебез моңаймый, «дәвалану мәсьәләсендә барысы да эшләнде, хәзер көтәргә генә кирәк», – дип юатты ул борчуга калган тамашачыларын.

Әлеге эфирда җырчы «Elvin Grey» официаль төркеменең 10 еллык юбилее хакында әйтте һәм тамашачыларына шушы ун ел дәвамында бергә булганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

#АкустическаяТравма #ЭлвинГрей #РадикЮльякшин #ElvinGrey

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)


Алсу Габдуллина, Сәхнә

Фото һәм видео: Инстаграм

Бәйле