Татар артистлары Укытучылар көне белән котлый [фото-видео]

-- Лэйсирэ

1994 елдан бирле йөздән артык илдә 5 октябрь укытучылар көне дип билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» — дигән җыен үтүе сәбәпче булып тора. 

Укытучының хезмәте бик тә авыр. Укытучы ул мәртәбәле һөнәр. Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә.

Укытучыларны авыр һәм мактаулы хезмәтләре белән татар артистлары да котлый: аларга ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете телиләр.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Укытучыга охшаганмы мин бу фотода?) Иртәгә укытучылар көне бит! Барлык мөгаллимнәрне дә бәйрәмнәре белән тәбриклим. Минем дә ике айлык укыту тәҗрибәм бар. Университетның 5 курсында 155 нче гимназиядә 5-6 классларда математика укыткан идем. Укытучы булмаячагымны сизә идем инде, мехматка математиканы бик яратканга барып кердем. Әмма практика үткәндә укытучылыкның минем эш түгеллегенә тулысынча инандым. Әле ярый диплом алгач универда эшкә калдырдылар) Укытучы һөнәре әйтеп бетергесез катлаулы. Укытучы кызы, укытучы килене буларак бик яхшы беләм мин моны. Иремнең дә укытучы дипломы бар, әмма ул да мәктәптә бер генә ел эшләде. Шуңа күрә безне, безнең балаларны сабырлык белән укыткан, белем биргән, күңелләренә ачкыч тапкан мөгаллимнәр алдында баш иеп, чын күңелдән рәхмәт әйтәм! #укытучыларкөне #деньучителя @manzaratnv

Публикация от Гөлназ Рәхмәтуллина (@gulnazrakhmat)

Бәйле