Татарстан мәктәбендә балалар агулана — 16 кеше хастаханәдә

-- Лэйсирэ

Татарстан прокуратурасы мәгълүмат чараларында Арчада 15тән артык баланың агулануы турында чыккан хәбәрдән соң тикшерү башлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Алдан агентлык Татарстанның Арча районында 18 бала билгесез матдә белән агуланган, 16 бала хастаханәдә, дип хәбәр иткән иде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе интернет-кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.

Тулы мәгълүмат ачыклана. Татарстан сәламәтлек саклау министры бу вазгыятьне үз контроленә алган.

tatar-inform

Фото: sof-yalta.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий