«Мондый түбәтәйләрнең модасы чыкты»

-- Лэйсирэ

Матурлык тудыручы кешеләргә күпләр сокланадыр. Мәсәлән, Арча районында яшәүче Гөлхәбирә апа Нәҗмиеваны гына алыйк. Аның кулыннан үткән матурлыкка сокланмыйча мөмкин түгел!

Гөлхәбирә апа – үз гомерен чигүгә багышлаган хатын-кыз. Чигү аның өчен хобби гына түгел, төп һөнәр булган. Алай гына да түгел, шул һөнәре өчен «Халык һөнәре остасы» таныклыгы һәм күкрәк тамгасы белән дә бүләкләнгән ул. Без бәйрәмнәрдә яисә аш уздырган вакытларда гына кия торган бизәкле түбәтәйләрне нәкъ менә Гөлхәбирә апаның куллары чиккән. Танылган чигүче белән авыр һәм шул ук вакытта кызыклы да хезмәте турында сөйләштек.

Гөлхәбирә апа, сез кайчан чигү белән кызыксына башладыгыз?

– Һөнәрем тегүче бит минем, сеңлем. Базарларда йөргәндә гел түбәтәйләргә күзем төшә иде. Шуларны караштырып йөрдем дә өйрәнергә булдым. Хәзерге тел белән әйткәндә, «самоучка» инде мин. Ничәнче ел булгандыр, хәтерләмим дә: Арча районы, Гөберчәк авылына барып, түбәтәй чигүче кыздан өлгеләрен алып, өйрәнеп кайттым.

Бәлки, нәселегездә дә чигүчеләр бардыр?

– Әнием Гөлчирә гел мулинә белән чигә иде. Әтием Фәрхетдин ягыннан әби дә гел сөлгеләр тукыган. Үзебезнең туганнар ягыннан да оста чигүчеләр булган анысы.

– Чигү процессы турында сөйләгез әле.

– Бөтен кирәкле әйберләрең булса, чигү эше алай авыр димәс идем. Башта барлык материалларны әзерләп кисеп куярга кирәк. Шәхсән үзем эшемне бәрхеткә трафарет белән чәчәк төшерүдән башлый. Ә аннары беткәнче чигү, беткәнче кул эше: сырып чыгу, бау кертү, желатин белән калыпка утырту… Мин үзем сәйлән белән бизәүне кулай күрә идем, ә хәзер алай эшләмиләр инде. Эшләсәләр дә бик сирәк кенә. Тесьма дигән юка бизәк белән машина ярдәмендә җайлы гына сырып куялар. Минем өйрәнү чорында андый җайланмалар булмагач, мин бу төр чигүне өйрәнмәдем дә.

– Авыр кул хезмәте икән… Сез ул түбәтәйләрне сатасызмы?

– Авыр эш ул, сеңлем. Сәйлән чүпли-чүпли күзләр бетте. Көн дип, төн дип тормадым – эшләдем. 13 ел Казанда надомниклар комбинатында эшләргә туры килде. Шул вакыт аралыгында бертуктаусыз чиктем. Базарда сату өчен дә чигә идем. Ни кызганыч, хәзер сәйлән белән эшләнгән түбәтәйләрнең модасы чыкты, сатылмый, шуңа да бик тотынасы килми бу эшкә. Мәсәлән, быел җәй буена ник бер дүрт түбәтәй сатылсын?! Әлбәттә, күңелне төшерә торган күренеш.

– Ә сатылган чагында, түбәтәй керем китерә идеме?

– Бер дә керми түгел, тамгалый иде. Ләкин кыйммәт түгел, аз инде үз бәһасе. Шулай да чыгымнарны капларга, вак-төяккә җитеп тора. Тик утырганчы, бераз булса да кул эше белән шөгыльләнү ярый. Миннән алып, кыйбатка сатучылар гына акчаны күп эшләде.

Ә менә бер тапкыр да кулына чигү җайланмалары тотып карамаган кеше түбәтәй чигә аламы икән?

– Ник булдырмасын ди, булдыра! Теләк кенә кирәк. Ләкин теләк белән бергә түземлек һәм бөтен җаның-тәнеңне биреп эшләү дә кирәк. Чигүгә тотынганчы, бераз тегү осталыгына өйрәнсәң, чиккәндә җиңелрәк булыр. Бер дә энә тотмаганнар өчен түбәтәй чигү барыбер дә бик төерле булыр ул.

– Гөлхәбирә апа, түбәтәй үз формасын югалтмасын өчен аны ничек сакларга? Һәм аны юарга ярыймы?

– Без түбәтәйне желатин белән калыплый идек – үз формасын озаграк сакласын өчен. Тик аңа карамый, гел киеп йөри торган түбәтәй барыбер тир белән йомшый ул. Бу үземнең дә күңелне кайтара. Сатучы буларак бөтенләй дә кәефем төшә: бер ай элек кенә үзең саткан түбәтәй бүген ямьшәйгән, формасын югалткан. Су тидерсәң яки юсаң, ул бөтенләй дә ямьсезләнә, формасын югалта шул.

– Кызыклы шөгыль сезнең, Гөлхәбирә апа. Берәр кешенең «безне дә өйрәтегез» дигәне булмадымы соң?

– Юк шул, алай диючеләр юк. Ләкин чигү – кызыклы шөгыль. Хәзер сәйләннән нәрсә генә чикмиләр бит: картиналар, шамаилләр дисеңме! Эзләнгән һәм кызыксынган кеше өчен менә дигән кул эше инде. Үземнең хәзер чигүгә бик тотынасым килми, шулай да кыш көннәрендә калган бәрхет, сәйләннәремне эшләп бетерәсе булыр дип торам әле.

Күпләр түбәтәй тегүне катлаулы хезмәткә саный. Ләкин әзер бизәксез түбәтәйләр дә сатыла бит, шуларны алып, бизәген үзеңә төшерергә мөмкин. Буш түбәтәйгә орнамент төшерү өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк: чигәр өчен уңайлы үрнәк булырга һәм ул орнамент түбәтәйнең түбәсенә өчәү сыярлык булырга тиеш. Трафарет өчен үтә күренмәле каты элпә кирәк. Сайланган бизәкне башта кәгазьгә ясыйсы, аннары өстенә шул элпәне куеп, рәсем кырыйлатып энә белән тишкәлисе. Аннан шул трафаретны бәрхеткә куеп, теш пастасы белән рәсемен төшерәсең. Орнаментны төшергәннән соң, мулинә яки сәйлән белән чигәргә була.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Безнең гәҗит
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий