70 яшендә сигезенче тапкыр әти булган, хатынын мунчада бәбиләткән Ринат Ибраһимовка дин ничек карый? — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Милләттәшебез, популяр җырчы Ринат Ибраһимовның исеме халык теленнән һич төшми. Ул җитмеш яшьлек юбилее алдыннан сигезенче мәртәбә әти булды. “Беренче канал”дан “Пусть говорят” тапшыруында мунчада ничек итеп хатынын бәбиләтүе турында сөйләде. Дин кануннарын үтәп яшәүче мөселман кешесенең бу хакта бөтен дөньяга бәян итүе күпләрдә ризасызлык уяткандыр. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән дә шул турыда сөйләштек.

– Белүебезчә, Ринат Ибраһимовның гаиләсе Ислам дине кануннарын сак­лап яши. Аның хатынының ничек итеп бәбиләвен халык алдында тәфсилләп сөйләве килешле эшме?

– Ринат әфәнде кебек зур шәхес­ләрнең Ислам диненә килүләре бик күңелле хәл, әлбәттә. Аның яшәү рәвешен үзгәрткәнче күп юллар узуын, эзләнүен, төрле идеологиядә булуын беләбез. Балаларын да шул үрнәктә тәрбияләве безгә зур шатлык булса, җырчының үзе өчен дөнья һәм ахирәт бәхетенә, Аллаһ рәхмәтенә ирешүендә төп юл. Ринат әфәнде белән көндәлек тормышта да очрашканым бар. Мәскәүдә яшәүче якын дустым аны никах туена кунак итеп чакырган иде. Ул җырлады да һәм шунда әйткән бер сүзе истә калган: “Элек бер шешә шәраб өчен җырласам, хәзер Аллаһ ризалыгы өчен чыгыш ясыйм”, – диде. Мәскәү татарлары белән очрашуларда да аның белән еш күрешәбез. Әңгәмәбезнең темасына килгәндә, Ринат Ибраһимовның сәнгать кешесе икәнен сызып ташлап булмый һәм һәрвакыт үзенең иҗатын, тормышын тамашачыга күрсәтергә тели. Ул бит гомере буе халыкка эшләгән. Сәнгать белән Ислам дине кушылгач, без инде мөселман кешенең тормышын да, йортын да, мунчасын да, гаиләсен дә күрәбез һәм моның файдасы бар. Чөнки күпләр: “Кем ул мөселман?” – дигәч, урамда узып киткән яулыклы кызны күз алдына китерә. Гомумән, кешегә, шул исәптән мөселманнарга да, аның яшәеше, хатыны, баласына, килеш-килбәтенә карап бәя бирәләр. Масаю булмаса, күңелендәге нияте башкалар алдында мактану, аларны шаккаттырырга омтылу түгел икән, зыян юк. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә: “Һәр гамәлгә кешенең ниятенә карап бәя кылыныр”, – ди. Ринат Ибраһимовның да тормышын шул рәвешле күрсәтүдә нияте изгедер дип уйлыйбыз.

– Гомумән, мөселманнар арасында хастаханәгә бармыйча, өйдә, ире янәшәсендә бала табучылар арта. Ислам дине моңа ничек карый?

– Диндә хатын-кызның ире янында бала табуга каршы бернинди дәлил китерелми. Булачак әти бу эшне җиренә җиткереп, тиешенчә башкара ала икән, рәхим итсен. Ягъни моңа өндәү дә, моннан тыю да юк. Аллаһы Тәгалә тыйса – тыелабыз, кушса – буйсынабыз, ә инде берни дә әйтмәсә, бу безгә рөхсәт ителгән дигән сүз. Ләкин закон ягын да уйламый ярамый. Бала тудыру йортында дөньяга килгән сабыйга белешмә бирәләр. Нарасый өйдә туган очракта әлеге мәсьәлә ничек хәл ителүе миңа мәгълүм түгел.

Тагын шуңа да тукталып китәргә телим. Бервакыт фәнни конференциядә катнашырга туры килде. Анда ДЦПлы балалар турында фикер алыштылар. Бер хатын чыгыш ясаганда бала тудыручы табибларны гаепләде. Сабыйда церебраль паралич акушерларның хатасы белән барлыкка килә, диде. Медицина белгечләре аңа каршы “бала тудыру йортларында эшләгән табиблар һәм шәфкать туташларының гаебе өч процент”, дип белдерде. Алар фикеренчә, 97 процент очракта сабыйның сәламәтлеге булачак әнинең йөклелек чорындагы алып барган яшәү рәвешенә бәйле. Мин теләсә нинди эшне белгечләргә тапшырырга кирәк дип саныйм.

– Элек кендек әбиләре бала туу кебек нечкә мәсьәләләргә ирләрне якын җибәрмәгән. Хәзер фотога да, видеога да төшерәләр, интернетка да эләләр.

– Ислам дине кешенең интим тормышын фото-видеога төшереп башкаларга күрсәтү түгел, аны сөйләүдән дә тыя. Ир яки хатын гаиләдә икесе арасында булган мөнәсәбәтне кемгәдер чишсә, бу олы гөнаһ санала. Гомумән, мөселман гаиләсендә сер калырга тиеш. Хәзерге вәзгыять шундый: кеше бөтен тормышын халыкка ачарга омтыла. Нинди максат белән шулай эшлиләрдер, анысын әйтә алмыйм. Социаль челтәрләрдә утырып, Абдулла Алишның “Сер тотмас үрдәк” әкияте персонажларына әйләнеп беттек инде. Бу бер дә хәерле эш түгел. Элек фотосурәтне белмәгән кешегә бирмәскә куша идек. Чөнки авыру, аерылу, күз тию, сихер шуның аша килә. Бүген бөтен кешенең фотосы интернетта бар. Бәхетсезлеккә юлыгу, күңел төшү һ.б. шул сәбәпле булырга мөмкин. Әйтик, берәү Лос-Анджелес шәһәренә барып, күк биеклегендәге йорт түбәсенә менеп фотога төшкән һәм интернетка куйган, ди. Моны бит аны яратканнар гына түгел, көнчеләр дә, өнәмәүчеләр дә, башкалар да карый. Лос-Анджелеска самолет белән барып кайту өчен билет алырга гына илле мең сум чамасы акча кирәк. Андый сумма күпләрдә юк, аннан көнләшәчәкләр. Фото урнаштыручы шуны аңламый. Аннары тормышына каян авырлык килә, нишләп хәлем бетә, планнарым бозыла дип аптырый, ә монда көнчелек туды. Коръәни Кәримдә: “Аллаһы Тәгаләне күп искә төшерегез, шәт, бәхетле булырсыз”, – диелә. Сиңа килгән нигъмәт – Аллаһыдан. Ул сиңа матурлык биргән икән, хәмед әйт. Акчаң булса, әлхәмделилла, дип әйт. Ә без ниндидер дәрәҗәгә ирешүне үзебезнең тырышлык дип уйлап масаябыз. Коръәни Кәримдә Муса пәйгамбәр заманында Бәни Исраил кавемендә яшәгән Карун дигән кеше турында бәян ителә.

Бервакыт иң зиннәтле киемнәрен киеп урамга чыга бу. Халык: “Ой, безгә дә шундый кием!” – ди. Бер кечкенә төркем булып торган галимнәр: “Иң хәерле кием – Аллаһы Тәгаләнең тәкъвалык киеме”, – диләр. Халык ах-ваһ итә. Карун: “Мин бу байлыкка үз тырышлыгым һәм гыйлемем белән ирештем”, – ди. Көннәрдән бер көнне бөтен байлыгы белән аның йортын җир йота. Зиннәтле күлмәгенә кызыккан кешеләр: “Әле ярый, без аның белән бергә түгел идек”, – дип куана. Шуңа да адәм баласы “мин булдырдым”, дип масаймасын иде. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, әлхәмделилла, дисәң, алга таба да тормышың хәерле була. Берәр кая барып, әллә нинди биек ярларга менеп фотога төшеп, инстаграмга куярга уйлаганда да, чын күңелдән: “Аллаһы Тәгалә шушы җирләрне күрергә насыйп итте, Аңа чиксез рәхмәтлемен”, – дисәк, күз тимәс, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәбезне дә төшермәс. Менә моны онытмасак иде.

– Хәзер кайбер мөселманнар “бар нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында” дип, йөкле ва­кытта бернинди тикшеренү узмый, хәтта УЗИга баруны да кирәк тапмый. Бу бит инде хатын-кызның да, баланың да сә­ла­­мәтлеген, гомерен куркыныч астына куя.

– Әйе, интернеттагы мәгълүматның ике яклы икәнен онытырга ярамый. Шул ук прививкалар бер яктан файдалы булса, икенче яктан сәламәтлеккә зыян сала. Моны белгечләр, табиблар да инкарь итми. Ягъни кайбер прививкалардан соң, сабыйның организмында тайпылышлар башланып, ул табибларның гомерлек пациентына әйләнә. Кемдер Аллаһы Тәгаләгә инанмаса да, даруга, табибка, уколга ышана. Икенче берәүләр бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында, шифа да, дәва да Аннан килә дип фикерли, Аңа тапшырып яши. Бу – бик авыр мәсьәлә. Дөрестән дә, кайбер вакциналарда хайван каны һ.б. хәрәм матдәләр бар. Шуңа да мөселманнар аларны кулланмау яклы. Бу да дөрес. Әлегә кадәр бер генә даруга да хәләл дип язганнары юк. Ә бит суга, майонезга, хәтта йомыркага хәләл тамгасы сугалар. Хәер, хәләл йомырка дигән төшенчә бераз аңлашылып та бетми. Шәт, тавыкка хәләл ризык ашаталардыр дип уйларга гына кала. Уенын-чынын бергә кушып әйтсәк, тавык белән әтәчкә никах укыламы икән әллә?

– Шулай да, Аллаһыга тапшырдым дип, йөклелек вакытында тикшеренмәү дөресме? Ринат Ибраһимов та хатыным табибларга йөрмәде, диде.

– Бу очракта һәркемнең үз карашы. Алга киткән барлык мөселман илләрендә, шул ук Мәккә-Мәдинәдә бәби көтә торган хатыннар табибларга күренә. Хәләл җефетем олы кызым белән йөкле чагында безгә дә анда яшәргә туры килде. Ул да барлык тикшеренүләрне узды. Анда табиблар да, җиһазлар да бик югары дәрәҗәдә. Ислам динендә йөкле хатынга консультация узарга ярамый дигән сүз юк. УЗИның уңай яклары бар. Әйтик, бала әнисе карынында әйләнгән булса, УЗИ ярдәмендә шуны ачыклап, хатын-кызга күнегүләр ясарга киңәш итәләр һ.б.. Дөрес, кайберәүләр бала нурланыш ала дип уйлыйдыр. Ләкин замана алга атлый. Коръәни Кәрим: “Әлһәмдел-иллаһи раббин галәмин…” дип башлана. Бу “Барлык мактаулар Аллаһы Тәгаләгә галәмнәрнең Раббысына…” дип тәрҗемә ителә. “Раббы” дигән сүз гарәпчә “тәрбия” дигән сүзнең тамыры. Тәрбияче дигәч, күз алдына балалар бакчасында эшләүчеләр килә. Тәрбияче ул – камилләштерүче, ягъни тәрәккыят кылучы. Коръәннең башында ук Аллаһы Тәгаләнең галәмнәрне үстерүче икәнен күрәбез, ягъни дөнья гел үсештә. Урта гасырда аңламаган аятьләрне бүген фән белән аңлатабыз. Ислам дине дә башта гарәптә барлыкка килә. Аннары фарсы, Һиндстан белән кушыла, Европага чыга. Болар барысы бергә нинди зур үсеш бирә, яңа фәннәр туа. Мөселман кешесе нинди булырга тиеш дигән сорауга минем җавап шундый: бу дөньяның барлык яхшы якларын үзеңә алырга һәм мөселман булырга. Мин дингә килгәч, тегеннән киттем, моннан үземне мәхрүм иттем дияргә ярамый. Һәр эшебезне изге максат белән эшләсәк, хәерле булыр.

– Хәзер хатын-кыздан бала таптырган өчен табибларның акча соравы гадәти хәлгә әйләнде. Түләмәсәң, карамыйлар, әнинең үзенә дә, балага да зыян килергә мөмкин. Ә бит табиб хезмәт хакы ала, йөкле хатынга ярдәм итү аның турыдан-туры вазыйфасы.

– Бервакыт әзәрбайҗаннар мәҗле­сендә бер ир: “Бездә гомер-гомергә табибка түләү гадәте бар. Бу Кавказда бер дә бетмәде. Ләкин кечкенә генә бүләк өчен дә күтәреп йөртәләр. Монда күпме генә акча бирмә, үзеңне бурычлы кеше кебек хис итәсең”, – дип сөйләп утырган иде. Бездә ике өлкә – медицина һәм мәгариф системасы авыру хәлдә, аларның үзләрен дәваларга кирәк. Хәтта кайчак табибларга, укытучыларга кызганып та карыйм. Әйтик, табиб, иртән палатага кереп, “обход” ясаганда бер юньле сүз ишетми бит, көнозын зар тыңлый. Авыруларның биш проценты гына рәхмәт әйтә. Эшләре дә күп, хезмәт хаклары аз. Гаиләсенең тамагын туйдыру өчен өч урында эшләүче, өстәвенә дежур да торучы хирургларны беләм. Төркиядә исә укуны гына тәмамлаган егет яки кыз мәктәпкә эшкә урнашса, башлангыч хезмәт хакы мең ярым доллардан да ким булмый. Бу безнең акча белән йөз мең сум чамасы. Шуңа да анда әлеге һөнәр ияләре хөрмәт казана. Оптимист кеше буларак, мин бездә дә барысы да җайланыр дип уйлыйм. Бу дөньяда проблемасыз кеше юк. Фани җирлектә җәннәттә яшәргә омтылганнар бик ялгыша, алар җәһәннәм кора. Аллаһы Тәгалә безне мәшәкатьләрне хәл итү өчен яраткан. Бәрәкәтле ил, җир булсын дип теләсәк иде.

Энҗе Басыйрова, Акчарлак

Бәйле