Балаларга сан юк: Чаллыда ике машина укучыларны бәрдерә дә, кача [коточкыч]

-- Гузель

Чаллыда ике автомобиль, балаларны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ике юл һәлакәте дә бер үк көнне булган. 6 октябрьдә Шамил Усманов урамындагы 8нче йорт ишегалдында «Кио Рио» автомобилен идарә итүче 30 яшьлек ир-ат 10 яшьлек кызны бәрдергән. Автоинспекция мәгълүматлары буенча, шофер машинасын авария булган урыннан читкәрәк күчергән, өстәвенә аның иминият полисы да булмаган. Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Шул ук көнне кичен «Лексус» автомобилен идарә итүче 68 яшьлек ир-ат, Яшьлек проспекты буйлап Сөембикә проспектына таба барганда, светофор булмаган җәяүлеләр кичүендә 12 яшьлек малайга юл бирмәгән. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, авария урыныннан качып киткән «Лексус» шоферын соңрак полицейскийлар эзләп тапкан.

Шаһитлар әйтүенчә, шофер малайны машинага утырткан һәм хастаханәгә алып барырга вәгъдә иткән. Әмма аны, хастаханәгә илтәсе урынга, өенә алып кайтып, әнисенә тапшырган, әни кеше «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Төрле тән җәрәхәтләре алган малайны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Чыгынак: Татар-информ

Фото: pixabay.com

Бәйле