Яшел Үзәндә таныш хатынына кунакка килгән ир-ат тереләй яна [фото]

-- Лэйсирэ

7 октябрьдә иртәнге якта Яшел Үзән районының Бритвино авылында янгын чыга. Фаҗигадә йорт хуҗасының дусты янып үлә. Бу турыда «Татар-информ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Зур кызыл урамындагы бер этажлы йортта килеп чыккан. Коткаручылар килеп җиткәндә, янгын йортны тулысынча чолгап алган була. Өй түбәсе дә яртылаш ишелеп төшә.

63 яшьлек хуҗа хатын йорт эчендә үзенең дусты калуын сөйли. Йорт хәрабәләрен актарганда, коткаручылар бу ир-атның мәетен таба.

Янгын электр җиһазларын дөрес файдаланмаудан килеп чыккан булуы ихтимал.

Чыганак һәм фото: intertat.tatar

Бәйле