Татарстанда уйнарга дип чыккан балага, футбол капкасы килеп төшә

-- Гузель

Өстенә футбол капкасы төшеп 10 яшьлек мәктәп укучысы имгәнүе буенча Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тикшерү оештырган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү республика прокуратурасы йөкләмәсе буенча үткәрелә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу хәл 7 октябрь көнне кичен була. Түбән Кама стадионнарының берсендә малайның баш мие имгәнә. Баланы медицина учреждениесенә китерәләр һәм ярдәм күрсәтәләр.

Тикшерү барышында, бу хәлнең нечкәлекләре, сәбәпләре ачыкланачак. Шулай ук, хокук саклаучылар спорт-физкультура хезмәтләре күрсәтелгәндә закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.

Күзәтчелек оешмасы тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк. Баланың имгәнүе буенча башлангыч тикшерү үткәрү Татарстан прокуратурасы контролендә.

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий