Татарстанда «Детский мир» кибетенә кергән ир-ат полицияне шаккаттыра

-- Гузель

8 октябрьда Түбән Камада 29 яшьлек ир-ат «Детский мир» кибетенә кереп, 41 мең сумлык балалар ризыгы урлый.

Вазгыять Түбән Каманың «Сити Молл» сәүдә үзәгендә була. Ир-ат кибетнең балалар бүлегенә кереп, аннан бала ашамлыклары урлавы хакында хәбәр ителә. Аннан ул аларны пакетларга тутырып, ишеккә таба юнәлә.

Ләкин каракны  беренче катка төшеп җиткәндә үк тоталар. Ир-атның Башкортстаннан килүе ачыклана. Хәзерге вакытта аңа карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: ProKazan.ru 

Фото: pixabay.com

Бәйле