Гөлназ тагын очрашуга әзер­ләнә. Егет күзләргә бара. Инде өченче тапкыр бит! Кайчан да булса берәрсе менә шулай үзеңә булачак кияүне махсус эзләп танышып йөрерсең дисә, кычкырып көләр иде. Тик дөнья булгач, бар да була икән. Кайчак горур башлар да түбән иелә.

Яшь-җилкәнчек чагында чибәр, сылу Гөлназ артыннан бик күп егетләр йөрде, тик ул бары бер кешене – сыйныфташы Русланны гына яратты. Унынчы сыйныфтан очрашып йөри башладылар. Бергә Казанга килеп, укырга керделәр. Хыяллары – институтны тәмамлагач матур гаилә корып, гөрләтеп яшәү иде.

Тик Руслан шәһәргә килгәч, әллә ничек кисәк кенә үзгәреп китте. Аннары Гөлназга аның башка кызлар янына йөрүен җиткерделәр. Соңгы курста укыганда исә Руслан бай, үз фатиры булган шәһәр кызына өйләнеп тә куйды.

Бу хәлләрдән соң Гөлназның ир-атлардан тәмам күңеле кайтты. Беркем белән аралашмас булды. Укуын бетергәч, эшкә урнашты да бөтен күңелен шуңа юнәлтте.

Эш тә эш дип ничә ел вакыты сизелмичә узып та киткән. Әкрен генә Гөлназның да йөрәк яралары төзәлде. Инде гаилә кору турында да уйлана башлады. Бергә укыган дус кызлары күптән балалар үстереп ята.Тирә-ягына караса, әле кайчан гына Гөлназ артыннан йөргән егетләр әллә кайчан гаилә корган. Яшь гомер тиз үтә икән шул. Авылга сыйныфташлары очрашуына кайта башласа да: “Кияүгә чыкмадыңмы әле?” – дигән сораулары белән туйдырып бетерәләр. Вакыт җитте дип кенә теләсә кемгә чыга алмый бит инде ул. Күңелгә ятышлы кешене кайдан табарга? Әйбәт ир булырлыклары әллә кайчан өйләнеп беткән, ә начары Гөлназга кирәкми.

Дус кызлары таныштырып караганнар иде, берсе дә Гөлназга ошамады. “Кем генә кирәк соң сиңа? Нигә борын чөерәсең?” дип үпкәлиләр дуслары. Шуннан соң мондый димләүләрдән Гөлназ баш тарта башлады.

Ә бу таныштыру агентлыгы әллә каян килеп очрады шунда. Рекламалары да бик матур бит: “Бездә сез үз ярыгызны һичшиксез табачаксыз!” Үзен димче дип атаган агентлыкның җитәкчесе Роза ханым яхшы гына сумманы түләгәч, тиз арада күңеленә ятышлы кешене табып бирергә вәгъдә итте.

Тик менә инде өченче очрашуга бара, һаман кирәкле кешесе табылмады…
Беренче ир-атның кыя­фәтеннән үк эчәргә яратканлыгы сизелде. Ә инде кафега кереп утыргач, яңа танышы әллә онытылып китте, әллә тыелып торуны кирәк санамады, бер-бер артлы рюмкаларны уйнатып кына торды. Ничек инде тормышын күрә торып эчкече белән бәйләсен ди Гөлназ.

Икенчесе бик саран булып чыкты. Гөлназ янына зур гына чәчәк бәйләме алып килеп сөендерсә дә, соңыннан шуның ничә сумга төшкәнен сөйләп, күңелен тәмам кайтарды. Кафеда да сүз акча тирәсендә генә барды. Монысыннан да күңеле тиз кайтты кызның.

Өченче егет башта бик ошады. Чибәр, әдәпле генә сөйләшә. Тик очрашу бетеп, кайтырга кузгалганда гына әрсез тәкъдиме белән кызның һушын алды. “Сиңа кайтабызмы, миңамы? – диде ул күзләрен уйнатып. – Нигә вакытны бушка үткәреп йөрергә? Без бит инде бала-чага түгел…”

Гөлназ егет белән саубуллашып та тормыйча китеп барды.
Булды, җитте, мондый очрашуларга башка аяк та атламаячак кыз. Үзеннән болай көлдереп йөрергә! Үз тиңе язган булса болай да килеп чыгар, юк икән инде, димәк язмышы шул, ялгызы яшәр. Иртәгә үк кереп, агентлыктан анкетасын алып чыгачак Гөлназ…

…Илнар бу шәһәргә эш буенча командировкага килгән иде. Әлеге танышу агентлыгына ялгыш, үзенә кирәкле икенче бинаны бутап килеп керде. Керде дә, башын түбән иеп чыгып баручы кызны күреп исе китте. Менә ич аның хыялында йөрүче, төшләренә керүче кыз! Шул көнгә кадәр өйләнмичә йөрүенең сәбәбе дә үзенә тиң ярын әлегә кадәр очрата алмавында. Булмады түгел, берничә тапкыр кызлар белән очрашып йөреп карады. Тик берсе дә йөрәк түренә үтеп керә алмады. Ә Илнарның чынлап яраткан кешесенә генә өйләнәсе килә.

Әлеге кызга бер күрүдә гашыйк булды дисәң дә була. Кыз да аның күзләренә карап куйды. Әллә ул да ошатты инде. Кыз шунда ук уңайсызланып, карашын читкә алды да, ашыгып чыгып китте. Илнар исә сихерләнгәндәй басып калды. Бер мизгелдән исенә килеп, кыз артыннан урамга атылды. Тик аннан җилләр искән иде инде. Их, исемен дә сорап кала алмады ичмасам!..

“Кара әле, бу танышу агентлыгы түгелме соң? – дигән уй йөгереп үтте егетнең башыннан. – Ә кыз шуннан чыгып килә иде…”

Илнар Роза ханым белән уртак телне тиз тапты. Агентлык турында сорашкан булды. Җаен туры китереп, әле генә чыгып киткән кыз турында сорап куйды. Тик Роза ханым да хәйләкәр. “Клиентларыбыз турында теләсә кемгә мәгълүмат бирә алмыйм. Телисең икән, син дә анкета калдыр, безнең клиентыбыз бул!” – дигәч, Илнар берсүзсез ризалашты. Роза ханым Илнарга берничә көннән килергә кушты…

Илнарның анкетасын карап тел шартлатты агентлык директоры. Менә бу кияү дисәң дә кияү! Берничә югары белеме бар, үзе бай, дәрәҗәле урында эшли. Боларга бер күз ташлауга аның чибәрлеген дә кушсаң… Бер таныш кызы әллә кайчан шундыйны эзли бит инде. “Роза апа, табып бирсәң, бүләккә күмәр идем үзеңне”, – ди. Булыр, булыр, әтисе бик зур түрә, үзе дә акчада йөзә…

Гөлназ агентлыктан чыкканда каршысына очраган егетнең күзләрен оныта алмады. Менә ич ул аның насыйп яры! Берничә көн икеләнеп йөргәннән соң кыз, горурлыгын җиңеп, янәдән шунда юл тотты.

Роза ханым сүзнең нинди егет турында барганлыгын шунда ук аңлап алды. “Юк инде, кызый, андый асыл егетне теләсә кемгә ычкындыра алмыйбыз”, – дип эченнән генә уйлады ул. Ә тыштан аның җавабы инде әзер иде: “Әйе, әлеге егет безнең клиентыбыз иде. Әмма ул үз ярын тапты, озакламый туе була. Рәхмәт әйтергә кергән иде…” Кыз тәмам күңеле төшеп, өметләре өзелеп кайтып китте.

Ярты гына сәгатькә соңлап, Илнар да килеп җитте. Роза ханым тырыша-тырыша үзенең танышын димләде.

Лилия Закирова

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле