Аксубайда бер ир-ат хатынын табын артында утырганда үтерә [коточкыч хәл]

-- Гузель

Аксубай районының Яңа Илдерәк авылында бер ир-ат үз хатынын үтергәнче кыйнап ташлаган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

7 октябрьдә 39 яшьлек хатын үлеме турында полициягә хәбәр килә. Хатынны кыйнауда шикләнеп аның 42 яшьлек ирен тоткарлыйлар. Бу ир-ат моңарчы да хөкем ителгән була.

Фаҗиганең ничек килеп чыкканын ир үзе сөйләгән. Табын артында утырганда көнчелек аркасында талаш чыга. Бәхәсне ир-атүзенчә хәл итә: хатынга йодрыклары белән ташлана. Ул хатынының төрле урыннарына суга.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, кыйналган хатын урында ук җан бирә.

Хатынын үтергәнче кыйнаган ирне 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий