Камил Кәримов: «Табиб 40 көнләп яшисең бар диде» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов «Акчарлак» журналына интервью биргән. Танылган прозаик Алмаз Гыймадиевка тормышында булган онытылмас вакыйга сөйләп, күңелендә сакланган хатирәләрне яңарткан. 

«Сөенеч белән көенеч янәшә йөри ул. 1984 елның июлендә шатлык килде – малай туды. Әмма улымны яратып та булмады, аны өйгә алып кайту белән үзем аяксыз калып егылдым. Хастаханәдә ай буе яттым – дәвалый алмадылар. Утыз көн узгач баш табиб чакырып алды: “Әйдә, ирләрчә сөйләшик, – диде. – Синдә Бехтерев авыруы, аны җиңеп булмый, монда ятудан мәгънә юк. Тагын 40 көнләп яшисең бар. Калган гомереңне гаиләң янында уздыр, нинди эшләрең бар, эшләп бетер…” – Авыртуны баса торган баралгин уколы ясатып, култык таякларына таянып, кайтып киттем. Дус-иш, туган-тумача бәхилләшергә килә башлады. Әни елый, туганнар борчыла… Шуннан соң ни рәвешле үләчәкмен икән дип уйлана башладым. Европа галимнәренең ревматизм чирләре буенча эшләре тупланган кызыл тышлы китап кулыма керде. Шуннан Бехтерев авыруын эзләп таптым…

Мин аны Островскийның “Корыч ничек чыныкты” китабы буенча укып белә идем. Бехтерев чире белән авыручының сөяге көлгә әйләнә бара икән. Һәм бу процесс шактый тиз – нибары дүрт атна дәвам итә, диелгән китапта. Шуннан башыма врач куйган диагнозга карата шикле уй керде: мин бит инде икенче ай яшим! Тырыша торгач, китаптан үз чиремне эзләп таптым – үземә үзем “люмбаго” дигән диагноз куйдым» дип сөйләгән Камил Кәримов.

Чыганак: Акчарлак басмасы
Фото: kazanutlary.ru

Бәйле