Данир Сабировның хатыны Миләүшә: «Кафеда ашарга түгел, торакка да түләргә акча юк иде»

-- Гузель
Танылган алып баручы, пародия остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабирова инстаграм битендә күпчелек укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап посты язган.
“Бәлки, бик озын язармын, ләкин бу иң күп бирелүче сорауларга җавап булыр. Миннән еш кына балаларыбызның кайда шөгыльләнгәннәрен, кайсы тренерлардан нинди дәресләр алганнарын, ничек итеп шундый нәтиҗәләргә ирешүләрен сорыйлар. Һәр балага да игътибар кирәк. Аларның һәркайсысы үзенә күрә талантлы, моны бары тик күрә һәм үстерә белергә генә кирәк. Чыннан да, бу буш сүзләр түгел.
Иң яхшы мәктәп һәм беренче класслы тренер булырга тиеш дигән таләп юк. Кемдер бии белә, яхшы рәсем ясый, физик яктан сыгылучан, кемдер тумыштан ук җитез һәм өлгер, ә кемдер төпле һәм түземле һ.б. Димәк, балага туры килә һәм җиңел бирелә торган шөгыль табарга кирәк. Баштан ук ул шөгыль авыр бирелсә дә, билгеле бер вакыт үткәч, аның балага туры килү-килмәве ачыклана төшә.
Кайберәүләр “моның өчен һәркемнең дә мөмкинлеге һәм акчасы юк”, — дип әйтер. Сезнең белән бәхәсләшәсем килми. Әйе, әгәр дә профессиональ яктан җитди шөгыльләнсәң, ул шөгыль һәрдаим ниндидер чыгымнар таләп итәргә мөмкин. Әмма бу һәрвакытта да шулай дигән сүз түгел. Иң мөһиме — ата-аналарның һәм баланың теләге булу. Теләгән кеше “кесәсе”нә туры килгән шөгыльне һәрвакыт табар.
Гаилә тормышыбызның башлангыч чорын искә төшерсәң (кайбер кешегә сәер булып тоелыр), безнең бюджетта кафега барып ашар өчен яисә кыйммәтле әйберләр алыр өчен генә түгел, торак өчен дә түләргә акчабыз юк иде! Безгә бик тә әнием ярдәм итте, аның белән бергә тордык, исраф итмичә генә яшәдек һәм акрын гына бүгенге көндәге хәлебезгә атладык. Беренче чиратта әниемә һәм Ходайга рәхмәтлемен. Шуңа күрә, куйган максатыгызга барырга, балаларыгызга булган кадәрне бирергә курыкмагыз һәм, иң мөһиме, ирегезне яратыгыз һәм аңа һәрьяклап булышыгыз, терәк-таяныч булыгыз. Барыгызга да мәхәббәт телим!”, — дигән Миләүшә Сабирова.

http://www.instagram.com/p/BnWhuYlDZtj/?taken-by=milagrasss555

Чыганак: Интертат

Фото Миләүшә Сабированың Инстаграмыннан алынды

Бәйле