Гүзәл Уразова Инстаграмда борчулы пост урнаштырды. Ул яман авыру белән көрәшүче күп җырлар авторы Гөлназ Даутовага ярдәм йөзеннән 19 ноябрьдә Казанның Химиклар мәдәният сараенда хәйрия концерты бирәчәген хәбәр итә.
Үзе генә бала үстерүче Гөлназ Даутова бер яман шешне җиңә, ләкин муенында икенчесе барлыкка килә. Җитди һәм авыр көрәшне Мәскәүдә дәвам итәр өчен зур акчалар таләп ителә.
«Нык бул бирешмә. Ышан, без бергәләп ул яман чирне җиңәрбез! Уйлама аның хакында, хәлсезлегеңне күрсәтмә. Без синең белән, мин генә түгел, күпме җырчылар, күпме тамашачылар сиңа көч бирәбез» дип яза Гүзәл Уразова.
Моннан берничә көн элек игезәк җырчыларның берсе булган Рамилә Батырова да инстаграм аша Гөлназ Даутовага ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
«Язмыш тагын бер сынау җибәрде. Тамчыдан күл җыела, битараф калмыйча ярдәм итик» ди ул.
Фото: Инстаграм