Гүзәл Уразова күңелләрне телә торган борчулы пост урнаштырды

-- Лэйсирэ

Гүзәл Уразова Инстаграмда борчулы пост урнаштырды. Ул яман авыру белән көрәшүче күп җырлар авторы Гөлназ Даутовага ярдәм йөзеннән 19 ноябрьдә Казанның Химиклар мәдәният сараенда хәйрия концерты бирәчәген хәбәр итә.

Үзе генә бала үстерүче Гөлназ Даутова бер яман шешне җиңә, ләкин муенында икенчесе барлыкка килә. Җитди һәм авыр көрәшне Мәскәүдә дәвам итәр өчен зур акчалар таләп ителә.

«Нык бул бирешмә. Ышан, без бергәләп ул яман чирне җиңәрбез! Уйлама аның хакында, хәлсезлегеңне күрсәтмә. Без синең белән, мин генә түгел, күпме җырчылар, күпме тамашачылар сиңа көч бирәбез» дип яза Гүзәл Уразова.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Хөрмәтлем, яратканым минем, нәрсә булды инде сиңа??Шундый матур итеп, йөгереп килә идең концертларыбызга.. Бу хәбәрне ишеткәч йөрәгем жу итеп куйган иде.. Бүген диагнозларыңны күргәч синең өчен нык борчылдым.. Синең язган җыр сүзләре искиткеч, күңелгә үтеп керә, һәм шунда мәңгегә кала. Дустым! Нык бул бирешмә, әллә нинди начар чирләрне дә җиңеп чыккан кешеләр бар. Күңелең нык булсын. Мин беләм синдә андый көч бар! Ышан, без бергәләп ул яман чирне җиңәрбез! Уйлама аның хакында, хәлсезлегеңне күрсәтмә. Без синең белән, мин генә түгел, күпме җырчылар, күпме тамашачылар сиңа көч бирәбез ? Зинһар нык бул. Без сиңа ярдам итү теләге белән 19 ноябрьдә Казанда Дк Химиковта концерт бирәбез. Кулдан килгәнчә үзебез дә ярдам итәрбез. Син безгә бик кирәк, син безгә бик кадерле, бел шуны! Әле алла боерса без синең белән искиткеч җырлар иҗат итеп гөрләтербез! Алла бирса ? #гузельуразова #ильдархакимов @gulnazikinzilya

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Моннан берничә көн элек игезәк җырчыларның берсе булган Рамилә Батырова да инстаграм аша Гөлназ Даутовага ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Язмыш тагын бер сынау җибәрде. Тамчыдан күл җыела, битараф калмыйча ярдәм итик» ди ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Дуслар минем ижатташ дустым, куршем,туганым сыман якыным ,куп жырлар авторы Гөлназ Даутова авыр хәлдә….Бер яман шешне җиңеп,Гөлназыбыз ябыгып,матураеп,рәхәтләнеп,үзе генә кызын үстереп,тырышып яши генә башлаганда….Язмыш тагын бер сынау җибәрде…Яман шеш көтелмәгәндә муенда барлыкка килә,ә умыртканда метастазылар китә… Хәзерге вакытта Гөлназ,Казан больницасында яман шеш белән көрәшә…Бу көннәрдә Мәскәү табибларына тапшырачаклар, әлбәттә Гөлназыбызга @gulnazik778 Зур акчалата ярдәм кирәк!Дусларым бу кайгыдан тыныч үтеп китмәгез, Гөлназның баласы,Ата-Анасы хакына,үзе хакына ярдәм итик!Тамчыдан күл җыела, реквизитлар 3-нче фотода,акчалата ярдәм итик!Кемнәр акчалата ярдәм итә алмый,репост ясагыз,дога кылыйк….Ярдәм итик!???? #поможемвсеммиром? #нужнапомощь_sos #онкологиянеприговор #ярдәмитик

Публикация от Батырова Рамиля (@batyrovaramilia)

Фото: Инстаграм

Бәйле