«Үзгәреш җилен» ни көтә? Министр Ирада Әюпова ачыктан-ачык төп проблеманы атады [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова «Казан» милли үзәген милли китапханә итү, «Үзгәреш җиле» концерты нигә кирәк, нигә Голливуд киноларына каршы булуын сөйләде. 11 октябрь ул Казанда «Смена» үзәгендә журналистлар белән очрашты. Очрашуда Татар тудей да катнашты.

Ирада Әюпова сораулар буенча бернинди чикләү юк, мин сезгә ачык, дип белдерде. Каләм ияләре министрдан милләт үсеше стратегиясе дә, Казан үзәгендә урнашкан Милли китапханә биналары язмышы турында кызыксынды. «Үзгәреш җиле»нә киткән акчаларга да, татар әсәрләре ни өчен сирәк күрсәтелүгә дә бәйле сораулар күп иде.

Министр әйтүенчә, Милли китапханә биналары берсе дә тартып алынмый, ул дәүләт милке санала, әлегә «Казан» милли-мәдәни үзәген китапханә итеп ясау, төзекләндерү максаты тора. Музей хезмәткәрләре кайда китәчәк, экспонатлар кайда урын алачак – анык җавап булмады. Казанда аерым татар мәдәнияте үзәге, бинасы булачакмы дигәнгә дә Ирада Әюпова, Казанда заманча, сыйфатлы эшләүче Камал һәм башка татар театрлары бар, дип җавап кайтарды.

«»Үзгәреш җиле» җыр фестиваленең бюджеты  80 млн сум. Бу акча татар фильмнарын финанслауга тотылса, хәерлерәк булмасмы?» ​дигән сорауга министр мондый җавап әйтте:

«Үзгәреш җиле» милли җыр эстрадасына үзгәреш кертергә тиеш иде. Аның максаты – татар җырын республикада гына түгел, читтә дә таныту. Без Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән пблемалар турында сөйләштек. Репертуар сыйфатлы булырга тиеш. Объектив фикер йөртик: телевидение, радиода яңгыраган татар эстрада җырлары бер-берсенә охшаш, бер-берсен кабатлый. Әлегә бернинди дә күрсәтмә юк. Эстрада җырлары базары бар, әмма авторлар, аларның хокукларына ихтирам белән карау юк. Приоритетлар дөрес куелырга тиеш, алар халык ихтыяҗына таянырга тиеш, диде Ирада Әюпова.

Бәйле