Татарстанда куркыныч җинаятьчене ФСБ махсус операция оештырып тотуның видеосы чыкты

-- Лэйсирэ

Татарстанда махсус операция вакытында, Россия Югары суды белән тыелган “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасының Россиядәге «канаты» башлыгы һәм төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре тоткарланган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең (ФСБ) җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәгендә хәбәр иттеләр.

Тоткарлау операциясен Россия ФСБ хезмәткәрләре, Россия Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы бүлекчәләре һәм Россия милли гвардия сугышчылары башкарган.

“Тоткарланучыларның, чит илдәге кураторлары күрсәтмәсе буенча, Конституциягә каршы эшчәнлек алып барулары ачыкланган. Әлеге эшчәнлек “Бөтендөнья хәлифәте” теократик унитар дәүләтен төзү доктринасына нигезләнгән. Ул гамәлдәге хакимиятне, шул исәптән террористик методлар белән, бәреп төшерүгә юнәлдерелгән”, дип хәбәр иттеләр Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәгендә.

Россия ФСБсы мәгълүматы буенча, тоткарланучылар Россиядә тыелган “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами”га мөселманнарны тарткан, илдә ябык структура төзү буенча максатчан эш алып барган, Якын Көнчыгыш илләрендәге сугышчан террорчылык оешмаларын тулыландыру максатына эшләгән.

Тоткарлау вакытында тыелган төркемне пропагандалау материаллары, агентлар күрсәтмәләре, эшләнгән эш турында хисап документлары табылган.

Фото: скрины с видео ФСБ России tatar-inform

Бәйле