«Йөз-битем үзгәрде» — Асылъяр ни өчен сәхнәдән югалып торган?

-- Лэйсирэ

Шушы көннәрдә җырчы Асылъяр белән сәхнә артында әңгәмә кордык. Заманында популяр җырчылар рәтендә иде ул, ләкин озак вакыт сәхнәдән югалып тору аның иҗатына тәэсир итми калмады. Хәзер җырчы янәдән тамашачыларын сөендерергә әзерләнә, яңа җырлар яздыру белән мәшгуль икән.

— Соңгы арада тамашачы мине югалтты. Яңа җырларым язылып торды, ләкин балалар кечкенә булганлыктан концертларга һәм гастрольләргә чыгып китәргә теләмәдем. Башка артистлар иҗат итү өчен вакыт таба, тик мин балалар кечкенә булгач, чыгыш ясарга кыенсындым. Бөтен игътибарымны якыннарыма юнәлттем, үземне аларга багышладым. Хәзер олысына – 5, кечкенәсенә – 2 яшь. Мин концертларда булганда дәү әниләре белән кала алалар. Иҗат итәргә, эшләргә керештем. Татар халык җырларын яратып башкарам, ләкин хәзер заманадан калышып булмый. Алга таба репертуарны баетырга, заманча стильдә берничә җыр эшләп карарга планлаштырдым. Тик халыкчанлыкны алып ташлап булмый. Кайбер җырчыларда халык җырларын башкару осталыгы юк, миндә ул сәләт бар һәм мин аның белән горурланам.

— Асылъяр, сәхнәдә бик тыйнак һәм килешле киенәсең.

— Әйе, чөнки мин ачык киемнәр кияргә оялам. Аз гына ачык кием кисәм дә, үземне уңайсыз хис итәм. Каушый һәм җырларымның сүзләрен оныта башлыйм. Гомумән, татар хатын-кызлары һәрвакыт тыйнак киенергә тиеш. Сәхнә матурлыкны ярата, тик чамасын белергә кирәк. Без тамашачыны җырларыбыз белән генә түгел, үз үрнәгебездә дә тәрбиялибез.

— Бик нык ябыккансың, сере нәрсәдә?

— Яшь барган саен кайбер кеше тазара, кайбер кеше ябыга бит. Минем тән авырлыгым шундый ук, аз гына йөз-битем үзгәрде. Камыр ризыкларын үлеп яратам, шуңа күрә диеталар тотканым юк.

Фото: Салават Камалетдинов

intertat.tatar

Бәйле