Рифат Фәттахов концерт уздыруга Илһам Шакировтан рөхсәт сорый

-- Лэйсирэ

9 октябрь Филармония залында Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган гала-концерт үтте. Ул ике өлешкә бүленгән иде: беренчесе Рәшит Ваһаповның үткән тормышын, иҗат юлын искә алу булса, икенчесе исә яшь буын җырчылар чыгышларыннан торды.

Беренче өлеш башланып китү белән, залда Ваһаповның иҗатын сөючеләр һәр көй-җырны күз яше белән тыңладылар. Бигрәк тә Ваһапов үзе башкаруында яздырылган җырлар яңгыраганда каршыда җырчы үзе басып торган кебек тоелды. Өстәвенә сәхнәдә җырчының фотосурәтләре дә эленеп куелган иде. Аннары соң концерт программасы Ваһапов фестивале лауреатлары белән дәвам итте. Алар – Илһам Вәлиев, Ярамир Низаметдинов, Айгөл Сагынбаева, Илгиз Мөхетдинов, Зөхрә Сәхәбиева, Раяз Фасыйхов, Илүсә Хуҗина, Зилә Сөнгәтуллина, Рөтәм Насыйбуллин, Айдар Галимов, һәм башка җырчылар легендар җырчының инде онытыла барган җырларын башкардылар. Алдан әйткәнебезчә, беренче өлештә сагыну-юксыну хисләре кичерелде. Шулай да беренче өлешнең күңелле мизгеле – Рафаэль Ильясовка премия тапшыру булгандыр. Әйе, быел Рәшит Ваһапов исемендәге премиягә ул лаек булды.

Икенче өлеш – фестивальнең яшь җырчылары, ягъни Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова, Гөлназ Асаева-Рөстәи Асаев, “Премьер” төркеме, Радик Яруллин, Руслан Сәйфетдинов дәртле җырлар башкардылар. Алардан аермалы буларак, Ренат Ибраһимов сәхнәгә чыгып, “Хәзер бер эксперимент күрсәтәм” – дип халык күңелендә кызыксыну уятты. Ул икенче җырын репетициясез “Казан нуры” оркестры ярдәмендә башкарып чыкты. Аның җырлавын халык бигрәк тә көткән иде кебек. Чөнки кул чабуларыннан туктый алмыйча, Ренатны сәхнәдән “җибәрми” тордылар.

Кул чабуларга килгәндә, әлбәттә, барлык җырлар да якын кабул ителде һәм алкышларга күмелде. Чөнки Рәшит Ваһаповның һәр җырына салынган мәгънә җырчыларның йөрәк түреннән чыкты. Бәйрәмгә килгән Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та Рәшит аганы зур шәхес булуы турында сөйләде:

— Рәшит Ваһапов фестивале кебек чаралар уздырып, без җыр-моңны киләчәк буынга тыңлатабыз һәм андый җырчыларның исемен мәңгелек дип әйтәбез.

Ваһапов фестиваленең продюсеры Рифат Фәттахов әлеге концертны уздыруга Илһам ага Шакировтан рөхсәт сорап килгән. “Мин күптән түгел генә аның янында идем. Илһам аганың хәле дә мактанырлык түгел инде. Тик ул шулай да кулларымнан кысып, миңа хәер-фатыйхасын бирде” – диде ул сөенече белән бүлешеп.

Илһам Шакиров Ваһаповны “Яшьләргә юл күрсәтүче” – дип атый. Әлеге сүзләрне гала-концертны караган тамашачы үзенчә аңлыйдыр. Бер карасаң, яшь буын Рәшит Ваһаповның эзеннән килә кебек, ә икенче караганда, залда өлкән буын күбрәк иде. Ә бит шәхеснең иҗади юлында үз тамашачының да роле зур кебек.

Рәфидә Галимҗанова

Бәйле