Татарстанда беренче кар ява

-- Лэйсирэ

Бүген-иртәгә республикада беренче кар ятуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 14нче октябрь Татарстанда иртән һәм төнлә кар, яңгыр, томан булырга мөмкин диелә хәбәрдә.

Төнлә һаваның минималь температурасы — 4 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +7 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил төньяк-көнбатыштан.

15нче октябрь Татарстанда шулай ук яңгыр һәм кар явачак. Һаваның максималь температурасы +9 градус булачак.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле