ТНВда 25 елдан соң «Җырлыйк әле»не Азат һәм Алинәнең кызлары алып барачак?

-- Лэйсирэ

«Татарстан — Яңа гасыр» каналында 2000 елдан бирле бара торган «җырлыйк әле» тапшыруының аб­руе, урысча әйткәндә, рейтингы бик югары. Менә ике дистә елга якын инде ул тамашачыларны җырларыбыз һәм җырчыларыбыз белән таныштыра, җырларыбызның сүзләренә һәм көенә игътибарлы булырга чакыра.

Профессионаллар белән бергә анда үзешчәннәр дә һәр җырны җиренә җит­кереп башкарырга тырышалар һәм шуның белән күпмедер дәрәҗә­дә популярлык та казаналар. Әлбәттә, тапшыру барган чорда аның форматы да ки­ңәйде, алып баручылары да үзгәрде. Иң элек әлеге тап­шыруны 12 ел буена Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. Аннан соң алып баручылар ел саен диярлек алышынып тордылар. ә менә 2017 елның башыннан бу вазыйфаны Алинә һәм Азат Кәримовлар башкара. Һәм әйтергә кирәк, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барырга тырышалар. Моңа аларның үзләренең дә табигатьтән килгән моңлы, матур тавышлары да ярдәм итә.

— Азат, Алинә, күпсанлы тамашачылар сезнең иҗатыгыз белән генә түгел, тормыш юлыгыз белән дә кызыксыналар икән. Кыскача гына үзегез турында сөйләп китә алмассыз микән. Азат, башта сиңа сорау. Балачагың, мәктәп елларың ничек узды?

Азат: Балачак диюгә минем күз алдына әнием Кәримова Сәриянең Мөслим мәдәният йорты сәхнәсендә җырлап торуы, баскычка утырып Мөслим талантларының җырларын тыңлавым хәтергә килеп төшә. әниемә әлеге сәләт бабамнан күчкәндер дип уйлыйм. Бабам нинди эшкә тотынса да булдыра торган кеше иде. Ул умартачы да, аучы да. Ә Минзәлә театрында актер булып эшләве, аның сәнгать өлкәсендә дә сәләте булуы турында сөйли. Ул мин бел­гән барлык музыка уен коралларында да уйный белүе өстенә, кайберлә­рен хәтта үзе дә ясый иде. Бабамның үзе ясаган скрипкада уйнаган көйләре әле дә колагымда яңгырап тора. Гармунда уйнарга өйрәтүче дә бабам булды. Дүрт яшемнән һәр көн аңа кушылып, бергәләп уйный башладык. Бармакларның йөрешен (аппликатура) истә калдыру өчен, көзге каршына утыртып уйната иде.

— Авыл җирендә җырлап, биеп кенә дөнья бармый. Тагын нинди шөгыльләрең бар иде?

Азат: Мин техниканы бик яратам. Бишенче класслардан ук мотоцикл бе­лән җенләндем. Йө­рер­гә генә түгел, рәтләргә дә ярата идем. Аңлый, белә идем. Шуңа да ераграк җиргә барсалар, олырак малайлар мине утыртып баралар иде. җиде яшьләремдә бабам мине балык тоту өчен җәтмә үрергә өйрәтте. Шу­шы гамәл аша ул миндә бүгенге көндә иң кирәк — үҗәтлек, түземлек, баш­лаган эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатларны тәрбияләгән. Бүгенге көндә минем ниндидер уңышларым бар икән, алар өчен мин бабама — Бөек Ватан сугышы ветераны Кәримов Нурмөхәммәткә мең рәхмәтле.

— Чыннан да бу шө­гыльләр, кызыксынулар сиңа бик булышкандыр, чөнки сез үз көчегез бе­­лән салып чыккан коттеджда яшисез, ә үз йортында яшәгән кешенең бервакытта да эше бетми, аңа, халык әйтмешли, җитмеш төр­ле һөнәр дә аз. Али­нә, инде сиңа күчик. Балачагың ничек узды?

Алинә: Мин Түбән Кама каласында туганмын. Беренче классны тәмамлагач, гаиләбез белән Сарман районы Сарайлы авылына күченеп кайттык. Сәхнә­ләргә чыкмасалар да, әтием дә, әнием дә үзләре өчен генә җырлыйлар. әти­ем мәҗлесләрдә кунакларны җырлатырлык дә­рәҗәдә булса да гармунда уйный.

— Сине җыр сәнгатенә кереп “батарлык” итеп кем этәрде соң?

Алинә: Мәктәптә укыган елларда, Сарайлы авылының клуб мөдире Мөхтәрәмә апа мине район үзәге Сарманда узган “Энҗе бөртекләре” конкурсына алып барды. әлеге районара бәйгедә мин бе­рен­че­ урын алдым. Менә шунда күреп алдылар инде мине, һәм сәнгать мәктәбендә укырга кирәклеген аңлаттылар. Шул көннәрдән башлап мин музыка дигән катлаулы сәнгатьнең серләренә төшенә башладым.

— Анысы шулай, тик син бит Сарайлыда яшисең, ә мәктәп Сарманда. 10 чакрымнан артык ара. Шәһәр җирендә ике тукталыш араны да ата-аналар балаларын машина белән йөртәләр. Сине кем йөртте?

Алинә: Кем булсын инде. “Абый, утырт әле”. Попуткаларда йөреп укыдым инде. Авыр булгандыр, ләкин бүгенге көндә Сарман музыка мәктәбендә укуыма шатланып бетә алмыйм. Шушы уку йортында гына мин татар халкының йөзек кашы булган озын көйләрне аңлый башладым. Бүгенге көндә дә аларны бик яратып, нәкъ Расиха апа Хәмидуллина өйрәткәнчә башкарырга тырышам. Рәхмәт сезгә, сарманлылар.

— Авыл баласы уку­ын, иҗатын көндәлек авыр хезмәт белән бәй­ләп барырга мәҗ­бүр. Ләкин аларның шәһәр балаларыннан бер өстен ягы бар. Алар татар мохитендә тәрбияләнәләр. Фәкать авыл җирендә туып үс­кән балалар гына татар теленең тәмен белеп сөйләшә, татарча уйлый, фикер йөртә. җыр­чылар күп, әмма сезнең кебек татар җыр­ларын аңлап, халык күңеленә барып җи­тәрлек итеп башкара алырдайлары бармак белән генә санарлык. Сез үзегез шушы өстенлегегезне аңлыйсызмы? Репертуарыгызда татар халкының җәү­һәр­ләре булган әсәрләр бармы?

Азат: Алинә әйтеп китте инде. Аның репертуарында халык җырлары күп. Мин дә андый җырларны мөмкинлек булган саен башкарырга тырышам. “Уел”ны башкарып “Татар моңы” конкурсында җиңеп чыктым. Шуны да әйтеп китим, мин бит әле вокал буенча дәресләр дә бирәм. үземнең укучыларымда да халкыбыз өчен кадерле булган җырларга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Шулай ук мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров, әлфия Авзалова җырларын да җентекләп өйрәнеп чыктык. Алар башкарган җырлардан торган тезмәбез дә бар.

— Тормышыгызның мәк­тәптән соңгы чоры нидер дәрәҗәдә миңа таныш. Азат башта Алабуга мәдәният, сәнгать көллиятендә, аннары Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәү­ләт консерваториясендә белем ала. Алинә баш­та Ильяс әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә, аннары шулай ук консерваториядә укый. Минем фикеремчә, сез татар халкының җыр-музыка сәнгатен киләчәккә алып барырга тиешле шәхесләр. Ләкин зур сәхнәләрдә җитди әсәрләр аша халыкның зәвыгын тәрбияләү урынына, сез мәҗлесләр алып барырга мәҗбүрсез. Бу хәл сезне кимсетмиме?

Алинә: Туйлар, мәҗлесләр алып бару безнең планда бөтенләй юк иде. Ләкин нишлисең, тормыш шулай куша. Бүген без ике бала тәрбиялибез һәм аларның киләчәге өчен җаваплы. Матди керемебезнең төп өлеше мәҗлесләрдән алган гонорар дип әйтергә мөмкин. Мәҗлесләр алып баруның уңай ягы да бар икән. Анда тамашачы бе­лән якыннан аралашасың. Алар сиңа үз фикерләрен әйтеп бирә алалар, һәм әлбәттә тел шомара, югалып калмаска өйрәтә, алып бару осталыгы арта.

Азат: “җитди әсәрләр аша халыкның зәвыгын тәрбияләү” дидең, Нәҗип абый. Бу бик дөрес һәм без моны хәтта мәҗлесләрдә дә эшләргә тырышабыз. Кемнәрдер, чын сәнгатьтән ерак бәндәләр “Халык җитди музыканы кабул итми” дигән ялгыш фикерне алга сөрергә тели. Бу һич кенә дә алай түгел. җиренә җиткереп башкара алсаң, озын халык көйләрен дә, классик арияләрне дә көчле алкышларга күмәләр. Без моны үзебез алып барган чаралардан чыгып әйтәбез.

— Инде үзегез алып барган “җырлыйк әле” турында да фикерегезне ишетәсе килә. Мин бу тапшыруны кайчандыр тамашачылар күңелен яулаган, вакыт белән сыналган әсәрләргә нигезләргә тырышам. Кызганыч, билгеле сә­бәпләр аркасында, сез аларны белеп бетермисез. Яшь буын вәкилләре буларак сезгә бу җырлар ошыймы?

Алинә: Бу чыннан да бик кызганыч. Тапшыруда без белмәгән шундый матур, тирән эчтәлекле җырлар башкаралар, Азат белән шаккатып тыңлап торабыз. Шәхсән мин үземнең репертуарыма шуларның берничәсен алдым да инде. Әле тагын өйрәнәселәре шактый. Шунысы рәхәт, ул җырларның ноталарын, сүзләрен эзләп әллә кая барасы юк. Барысын да Нәҗип абый белә, кирәк булса язып бирә, кирәк булса уйнап күрсәтә ала.

Азат: Мин «җырлыйк әле»­нең иҗат төркеме турында берничә сүз әйтеп китәр идем. җырчыларның чыгышын дүрт тәҗрибәле, талантлы музыканттан торган инструменталь ансамбль бизи. Скрипкачы Динә Закирова, бәрмә уен коралларында Татарстанның атказанган артисты Николай Кириллов, гитарада татар эстрадасында актив эшләүче музыкант Марсель Шәмсетдинов һәм баянда Нә­җип абый Сез үзегез. Алар элекке елларда иҗат ителгән әсәрләрне заманчалаштырып түгел, шул чордагы стильдә башкарырга тырышалар. Бәлки шуңа да бу тапшыру тамашачы күңеленә хуш киләдер. Шулай ук режиссер Гүзәл Шакирҗанова һәм аның бертуган сеңлесе Динәнең таланты да безне шаккатырды. Бер-ике сәгать эчендә төшерелгән видеодан алар менә дигән клип эшләп куйдылар. Ул тамашачыларга яхшы таныш, «җырлый белсәң кил син безгә» дип атала. Гомумән, телевидениедә эшләү безгә ошый. Тапшыруга төшәргә бәйрәмгә барган кебек шатланып барабыз.

— Азат, сөйләшкәндә син «Аллага шөкер, миңа тормыш юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап, ярдәм итеп тордылар» дип әйтергә яратасың. Кемнәр икән ул изге күңелле кешеләр, безгә дә әйтеп кит әле.

Азат: Мине тудырган әнием, тәрбия биргән әби-бабам, барлык авылдашларым, балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем, беренче укытучыларым Марита һәм Мәрьям апа, класс җитәкчем Филүзә апа, үз акчасына конкурсларга йөрткән җыр укытучысы Фәтхия апа, туганым Фоат абый Садриев, Алабуга мәдәният, сәнгать училищесына җитәкләп алып барып урнаштырган Альберт абыем — болар барысы да минем өчен изге җаннар. Алабугадагы укытучыларым да минем шәхес булып формалашуымда бик зур роль уйнадылар. Вокал укытучылары Сәлимә Фәсәховна, Нурия әхәтовна, Резидә Мансуровнага рәхмәтләрем чиксез зур. Көллиятнең директоры Әкбәрова әлфирә Гыйльмулловнаны хәзерге көндә дә әниемдәй якын күрәм. Казанга консерваториягә укырга кергәч, мине Сөнгатуллина Зилә Даяновна үз канаты астына алды. Ул укып бетергәч тә үзенең төпле, акыллы киңәшләре белән миңа ярдәм итеп тора. Студент елларында стипендия түләп торган Юнысов Рафаэль Сөләйманович, концертларымны оештырырга матди ярдәм күрсәткән Закиров Илгиз Зәкиевич, Габидулла абый Хөрмәтуллиннарның изгелекләрен әйтеп китми булдыра алмыйм. Шулай ук агроуниверситетның студентлар театры җитәкчесе Роберт абый Галиевка да рәхмәтем зур. 4 ел буена мин аның фатирында яшәдем. Дөресен әйтим, студент елларында авырлыклар да булды. Шул чорларда Татарстан күләмендә уздырылган мәдәни чараларга чакырып ярдәм иткәннәре өчен республика җитәкчелегенә дә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

— Сизеп торам, Азат, синең рәхмәтләрең гәҗит битенә дә сыймаска мөмкин. Әйдә, Али­нәгә дә сүз бирик инде.

Алинә: Мин Азат хәтле мактана алмыйм инде. Шулай да үземне сәнгать юлына алып чыккан шәхесләрне әйтеп китмәсәм дөрес булмас. Иң беренче укытучым дип балачагымнан «әйдә, җырла әле» дип аптыраткан әбием Гөлүсә Насыйрованы саныйм. Сәхнәдә җырлагач дәррәү кул чабып алкышлаган авылдашларыма аерым рәхмәт. Сезнең алкышларыгыз булмаса бәлки мин бу юлны сайламаган да булыр идем. Сармандагы вокал укытучым Расиха апа Хәмидуллинаның киңәш­ләрен һич онытмам. Шул уңайдан музыка көллиятендәге һәм консерваториядәге педагогым Клара әкрәмовна Хәйретдиновага үтенечем бар. Зинһар минем декреттан чыкканымны көтегез. Бүгенге көндә укырга килергә ашкынып, ике бала карап ятам. Татар халык җырларын башкару серләрен өйрәткән Венера Хәсәновна Гәрәеваның киңәшләре һәрчак исемдә. Костюмнар тегәргә матди ярдәм күрсәткән Тахаутдинов Шәфәгать Фәхразиевичка зур рәхмәт.

— Аңлашылды, алга таба да гел шундый кешеләр очрап торсын сезгә.

Азат: Тукта әле, Нәҗип абый, ашыктырма инде. Ә сезнең бе­лән танышып, «җырлыйк әле» дә эшләп китүебезне без Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк дип кабул иттек. Сезнең иҗат җимешегез булган әлеге тапшыру аша без бөтен татар дөньясына танылдык.

Алинә: әйе, әйе. Бу тапшыруда эшләвебез белән без генә түгел, туганнарыбыз, якыннарыбыз да горурлана. Үзегезнең алда Сезне мактап утыру уңайсызрак, тик шулай да чиксез рәхмәтләребезне кабул итеп алсаң иде.

Нәҗип абый, мин йөкле вакытта да эшләп йөрергә рәхсәт иткәнегез өчен дә бурычлы без Сезгә. Югыйсә башка җитәкче булса, моны рөхсәт тә итмәс иде. Без дә бәлки шундый популяр тапшыруны алып барудан мәхрүм калган булыр идек.

— «Яңа Гасыр» каналына рәхмәт әйтегез. Бәлки сезнең рәхмәтләрегез җитәкчелеккә барып җитәр, безгә иҗат өчен тагын да зуррак яңа мөмкинлекләр ачылыр.

Азат: Амин, шулай булсын.

Алинә: «Яңа Гасыр», без синең белән!

— Ярый, дуслар. Күп сөйләштек. Сезгә соңгы сорау. 25 елдан соң тормышыгызны ничек күз алдына китерәсез?

Алинә: Балалар үсеп беткән. Без Азат белән кәнәфидә тирбәлеп, камин каршында чәй эчеп утырабыз.

Азат: Телевизорда «җырлыйк әле» бара. Без Алинә бе­лән талаша-талаша бирем­нәргә җавап эзлибез.

— Ә алып баручылар кемнәр соң?

Алинә: Берсе безнең кыз Азалина, икенчесе кияү инде (көлә).

— Азалина исеменең Азат белән Алинәдән ясалганлыгын газета укучыларыбыз аңлагандыр инде. Ә бәлки безнең тапшыруларны ул вакытта икенче кызыгыз Гөлмәрьям алып барыр?! Чөнки ул әле дөньяга килгәнче үк тапшыруда катнашып, үзенә моңыбызны сеңдерде бит?!

Азат: Нәҗип абый, ә Сез һаман шул килеш, бер дә үзгәрмәгәнсез.

Әңгәмәдәш — Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, Татарстанның атказанган артисты.

Татарстан яшьләре
Фото: instagram.com/ azat_alina_official

Бәйле