Эльмир Низамов – бүген татарның иң талантлы, иң күп иҗат итүче комппозиторыдыр, мөгаен. Ул опера да яза, симфоник әсәрләр дә иҗат итә, кино һәм спектакльләрне музыка белән бизи, аның җырларын Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина кебек затлы җырчылар башкара…
Эльмир үзе – урыс арасында туып-үскән, урыс мәктәбендә укыган Сембер егете. Әти-әнисе – гади эшчеләр. Музыка мәктәбенә малай үзенең зур теләге аркасында 11 яшендә генә барып керә. Дөресрәге, йөдәтүенә түзә алмыйча, әнисе улын җитәкләп янындагы музыка мәктәбенә алып килә. Әлбәттә, башта алырга теләмиләр, аның яшьтәшләре инде 3-4 сыйныфта, бот буе бала чага арасына кертеп утыртасыңмы аны? «Алыгыз, зинһар, йөреп карасын инде, үзе ташлый ул барыбер», – ди әни кеше. Тик ул ялгыша: ташламый гына түгел, үз яшьтәшләрен ярты ел эчендә куып та җитә Эльмир. Музыка мәктәбендә ул фортепиано классында укый, беренче әсәрләрен яза башлый һәм 14 яшендә «Яңа исемнәр» бәйгесендә фортепиано һәм скрипка өчен язылган әсәре белән Гран-при яулый. Аннан соң – Сембер музыка училищесы, Казан консерваториясе…
Шуны онытмаска кирәк: музыка мәктәбеннән башлап, консерваторияне тәмамлаганчы Эльмирның барлык остазлары – чит милләт кешеләре, чөнки Казан консерваториясенең композиция бүлегендә ул чорда бер генә милләттәшебез дә укытмый. Шулай булса да, Казанда егет үзен өр-яңа дөньяга килеп эләккәндәй хис итә. Өйдә әти-әнидән генә ишетеп үскән туган телдә, әйтерсең лә, бөтен Казан сөйләшә! Дөрес, соңрак татар башкаласында туып-үсеп тә, туган телдә бер авыз сүз белмәгән яшьтәшләрен күреп, шакката ул. Эльмир үзе рәхәтләнеп татарча сөйләшә, туган телгә хөрмәт белән каравы, аның бер урыс сүзе дә катыштырмыйча сөйләшүеннән күренеп тора. Татар музыкасы тарихын, музыка хәзинәсен ул бик кызыксынып, йотлыгып өйрәнә, сеңдерә. Консерваторияне егет зур әсәр – «Алтын Казан» рок-операсы (Ренат Харис либреттосы) белән тәмамлый.
Яшь композиторның диплом спектакле башта Тинчурин театрында уйналды, ә 2012 нче елның 30 августында Казансу ярындагы «Гаилә» үзәге янында, ачык һавада күрсәтелде. Төп рольләрне Ф.Каһиров, Э.Кәлимуллина, А.Исламов, И.Хуҗина һ. б. асыл җырчылар җырлады, искитмәле лазер тамашасы килеп чыкты. Ә ике елдан соң, Эльмир безне «Кара пулат» операсы белән сөендерде. Кызганыч ки, «Алтын Казан» нибары 2 тапкыр уйналып калды, «Кара пулат» исә бәхетлерәк булып чыкты – 9 тапкыр сәхнә күрде. Һәм шуннан бирле бу әсәрләр киштәдә «тузан җыеп яталар».
Чыганак һәм фото: Сираҗи сүзе