Казанда табиблар шартлатылган эшмәкәрнең гомерен саклап калу өчен көрәшә [видео]

-- Лэйсирэ

Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе Казан эшмәкәре Михаил Скоблионкка һөҗүм ясалган урыннан видео күрсәтте. Кадрларда шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән өстәл янында бер тикшерүченең газонализатор ярдәмендә һаваны үлчәве күренә.

Казанның Аркылы Нокса урамында урнашкан Михаил Скоблионк офисында шартлаткыч җайланма эшләгән. Нәтиҗәдә, бите пешкән эшмәкәрне хастаханәгә озатканнар. Ир-атка республика офтальмология хастаханәсендә операция ясалды. Табиблар аның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен көрәшә.

Эшмәкәргә һөҗүм итүнең сәбәбе аның коммерция эшчәнлегенә бәйле дип фаразлыйлар. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Хәзерге вакытта офиста тикшерүчеләр эшли. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Чыганак, фото һәм видео: tatar-inform

Бәйле