Югалган Гөлсирин Гатиятуллинаның кайгыга баткан әнисе: «Егете безгә янады, гаепләде»

-- Лэйсирэ

Гөлсирин Гатиятуллина 13 октябрьдә өеннән чыгып киткән җиреннән югала. Гатиятуллина Гөлсирин Гадиловнага 17 яшь. Ул Балтач районы Әтнә авылыннан. Казанда Халыкара сервис колледжында укыган. 13 октябрь көнне ул Четаев урамындагы фатирыннан колледжга — Адоратский урамына чыгып китә. Шуннан соң аны күрүчеләр юк.

Ачык яшел төстәге куртка яки озын алсу плащ-пальто, кара ботинкалар, чәчәкле сумка тоткан булырга мөмкин.

Аны белүчеләрнең әнисе Лилиягә 89172416599 телефоны аша шалтыратып хәбәр итүе сорала. Кызның әниләре шимбә көнне полициягә гариза язган. Эчке эшләр бүлегендә федераль эзләүгә бирелде дип хәбәр иткәннәр.

Лилия «Интертат»ка кызының бер ел элек Калуга өлкәсендә 25 яшьлек Долгалев Евгений Юрьевич исемле егет белән компьютер уены аша танышканын сөйләде. Әнисе әйтүенчә, аларның күрешкәннәре булмаган. «Аны егете безгә каршы котыртты, безгә Җинаять кодексы белән дә янады, — дип сөйләде Лилия. — Без аның кем икәнен белмибез. Кызыбызга, аралашма, ул бит бер билгесез кеше дип тыйган идек. Ул аннары безне кызыбызны җәберләүдә гаепли башлады, имеш, без аның иреген чиклибез, кыйныйбыз икән. Өстегездән полициягә язам дип куркытты.

Скайп аша кызым белән аралашып тордылар, шул вакытта мин ул егетнең фотосын да күргәнем бар. Безгә кил, тыныч шартларда танышырбыз дип, егетне кунакка да чакырдык. Әйбәтләп танышыйк, дидек. «Акчам юк, вакытым юк», дип, гел күрешүне кичектереп килде. Кыз үзе шунда чыгып китәм, дип тә йөрде. Ул бит укый, үзенә үзе хуҗа. Шул егете кайтып алып китмәдеме, яки үзе шуның белән берәр җиргә китмәгәнме микән дип шикләнәбез».

Лилия кызының табылачагына ышаначагын әйтте. «Әлегә төркемдәшләре белән сөйләшкәнем юк, шунда барабыз. Мәктәпне әйбәт бетерде, укыган җирендә дә бернинди уку калдырганы булмады. Егете башын әйләндерде, шуның белән аралашма дию ярамады, дип уйлыйбыз».

intertat.tatar

Бәйле