Барып җиттек: Лениногорскида көпә-көндез бәләкәй баланы талыйлар

-- Гузель

Лениногорск шәһәрендә 30 яшьлек хатын 9 яшьлек кыз баланың алтын алкасын талап алган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте  итте.

Тикшерү версиясе буенча, 20 июльдә бу хатын Лениногорск шәһәрендәге бер йорт янында 9 яшьлек кыз баланы туктаткан. Баланы куркытып, аның алтын алкасын салдырып алган. Шуннан соң бу хатын качкан.

Хөкем ителүче 30 яшьлек хатын гаебен тулысынча таныган. Кыз балага алкасын кайтарып биргән. Суд бу хатынны «Тормыш өчен куркыныч булмаган көчләү гамәлләре кулланып талау» маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Алка талаучы хатынны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Бәйле