Социаль челтәр: Югалган Гөлсирин Гатиятуллина табылган!

-- Гузель

13 октябрьдә 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллина өеннән чыгып киткән җиреннән югалган иде. Ул өч көн элек Четаев урамындагы фатирыннан колледжга – Адоратский урамына чыгып китә. Шуннан соң аны күрүчеләр булмый. Әти-әниләре кайгыдан полициягә гариза язалар, редакцияләргә эзләргә ярдәм итү юлламасы белән мөрәҗәгать итәләр. 

Гөлсириннең әнисе, Лилия ханым, кызының соңгы арада 25 яшьлек Долгалев Евгений Юрьевич исемле егет белән скайп аша аралашуы турында да хәбәр итә. Кызларына бер белмәгән кеше белән аралашмаска кушкач, егет кызның әти-әнисен җәберләүдә гаепли башлаган икән. Имештер, алар Гөлсириннең иреген чикли, кыйный. Лилия ханым кызының югалуын шушы егет белән бәйле түгел микән дигән шик белдерә.

Берничә минут элек кенә «Гөлсирин табылды» дигән хәбәр таралды. ВКонтактеда «Подслушано / Арск», Whatsapp та «Туганнар» дигән төркемнәрдә кызның табылуы һәм кайда булганлыгы язылган.

«Табылды. Егете белән икенче шәһәргә киткән булган. Әти-әнисенә хәбәр итмәгән. Ахмак кыз», дип Whatsapp ка «Туганнар» төркемендә, «Кызны тапканнар», «Эх, балалар», «Кияве белән икенче шәһәргә киткән», дип Вконтактеда «Подслушано / Арск» төркемендә язганнар.

Бәйле