31 яшьлек Рамилә хәрәкәтсез ята, сөйләшә алмый һәм шлангалар аша туклана[ярдәм кирәк]

-- Алина

Питрәч районыннан Галиуллиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. 2015 елда аларның кызлары Рамиләне юл аркылы чыкканда машина бәрдерә. Менә инде дүртенче ел ул урын өстендә ята.

Җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл аркылы чыгу урынында машина бәрдереп киткәннән соң, аның баш мие җәрәхәтләнә, кул-аяклары сына. Рамиләнене бәрдерүчегә карата җинаять эше ачыла, судлар була. Тик  җинаятьче  әле дә тиешле сумманы түләп бетерә алмый. Кыз хастаханәдә комага китә, башына берничә тапкыр операция ясала, илнең төрле клиникаларында дәвалану уза.

31 яшьлек Рамиләнең ике югары белеме бар.  Фаҗигагә кадәр ул  фортепианода  бик матур уйнаган. Хәзер ул хәрәкәтсез ята һәм сөйләшә алмый.

«Безнең һәр минутыбыз санаулы. Чөнки баш миенә бик нык зыян килгән. Бик зур акчалар кирәк. Миллион сумга өйне сатсак, Рамиләне кайда карарбыз? Машинаны да сата алмыйбыз, Рамиләнең бик еш приступлары була. Әтисе машина белән тиз арада, табибларны  алып килә, дарулар алып кайта. Тик бу гына бик аз.», ди Рамиләнең әнисе Фирдәвес ханым.

Рамилә Мәскәүдә дә, Санк-Петербург шәһәрен дә реабилитация үтә.  Кызны  шлангалар аша ашаталар. Юындыру өчен, ванна бүлмәсен дә кызга көйләп куялар. «Юындыру да, көннән — көн авырая. Үзем дә күптән түгел, операция кичердем, авыр күтәрергә ярамый. Тик өйдә ир-атлар булмаганда, Рамиләне үземә генә  күтәрергә туры килә» , ди кызның әнисе.

Бүген Галиуллиннар гаиләсенең Рамиләне Испаниядә дәвалау мөмкинлеге барлыкка килгән, анда аны терелтү өмете бирәләр. Әмма моның өчен 4 800 000 сум акча кирәк. Бу әлеге гаилә өчен бик зур сумма. Алар барлык булган акчаларын алдагы дәвалауга тотканнар.

Әйдәгез, Рамиләгә бергәләп аякка басарга ярдәм итик. Акчаны банк карталарына күчерергә була.
Ак барс банк: 5209 3512 2564 8224, Сбербанк: 5336 6900 6391 7886 (Галиуллина Фирдәвес Мансуровна – Рамиләнең әнисе).

https://www.instagram.com/p/BogqX4RASVO/?taken-by=ramilya_help

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий