Сорау: “Әгәр якын кешебез үлә икән, аны гүргә әзерләүләр һәм җирләүләр — бөтенесе безнең өстебездә була. Тик якын кешебезне югалткач, яшьләр түгел, өлкәннәр дә югалып калабыз. Эшне нәрсәдән башларга, кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Дин әһелләре, кеше үлгәч иң элек нәрсә эшләргә кирәклеген, мәетне соңга юлга озату тәртипләрен аңлатсагыз иде”. (Әлфия, Ижау шәһәре).

Мөселман илләрендә балалар үзләре әти-әниләрен юалар, кәфенлиләр, җирлиләр. Пәйгам­бә­ребез (с.г.в.с.) сөннәте буенча бу эшләрне без ашыктырырга, шул ук көнне җирләргә тырышырга тиешбез. Кызганычка каршы, бүгенге яшьләр җирләүнең бөтен нечкәлекләрен белмиләр. Үзен мөселман дип санаган гади кешегә туганы вафат булгач нәрсәләр эшләргә соң?.

Кеше вафат булгач:

1. Күзе ачык булса, кул чугы белән сыпырып, күзләрен йомдырабыз. Авызы ачык булса, ияк астыннан уратып алып, башын яулык белән бәйлибез. Соңыннан авызы йомылгач, аны алып куясы була.
2. Әгәр юылганчы мәет шул бүлмәдә ятса, аны аяклары белән кыйблага таба салалар. Әгәр мондый мөмкинлек булмаса, ул вакытта мәет уң ягы белән кыйблага таба яткырыла.
3. Кабармасын өчен корсагына авыррак тимер әйбер куела (гадәттә кайчы куялар).
4. Алдан алып куйган кәфенлекне мәет юучылар килгәнче әзерләп куярга кирәк. Ир-ат һәм хатын-кыз өчен кәфенлекләр озынлыклары белән аерылалар (ир-атларныкы 3 өлештән тора, ә хатын-кызныкы — 5). Әгәр мәетне әзерләр (юар һәм кәфенләр) өчен (кәфенлектән, чүпрәктән, ике алъяпкыч, ике пар резин перчаткадан, сабыннан торган) җыелма (набор) алынып куелган булса, аны шулай ук әзерләп куярга кирәк. Ниндидер сәбәпле шул җыелма алынмаган икән, мәчетләрдә юыла торган (ике алъяпкыч, ике пар бияләй, чүпрәкләр, сөлгеләр) җыелма тәкъдим ителә, ягъни мәет юылганнан соң бу әйберләр юыла һәм кире мәчеткә илтелә. Бер кат кулланыла торган җыелмадан калган әйберләр яндырыла.
5. Мәетне дөрес итеп шәригать буенча әзерли белмәгән очракта, киңәш сорап мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, Ижауның Җәмигъ мәчетендә мәет юучылар, калашалар, комганнар һәм юыла торган җыелмалар бушлай тәкъдим ителә, кәфенлекләр белән бер кат куллана торган җыелмалар сатуда бар.
6. Мәетне өйдә юу мөмкинлеге булмаса, мө­селманча мәетләрен шәригать кануннарына туры китереп озатыр өчен махсус оештырыл­ган  җиргә мөрәҗәгать итә аласыз.
7. Мәет өйдә юылса, юылган суны түгәр өчен алдан ук чиста җирдә чокыр казып куярга, таз, чиләкләр әзерләргә, мәет юучылар килүенә җылы су хәстәрләргә кирәк. Бер якын кешесе юучыларга комганнан су коеп торыр өчен ярдәмче булырга тиеш. Мәет ир-ат булса, юучылар да, ярдәмче дә ир-атлар була, хатын-кызга исә — хатын-кызлар. Мәет астына җәяр өчен җәймәләр һәм өстенә каплар өчен юка юрган яисә япма әзерләп куярга кирәк. Кабергә төшерер өчен 3 озын сөлге кирәк булачак.
8. Мәет юылганнан соң, аны уң ягы белән кыйблага каратып салалар. Әгәр инде бүлмә андый мөмкинлекне бирмәсә, мәет шул көе ятып кала. Соңыннан мәетне кәфенлиләр, инде әйткәнемчә ир-атны 3 тукыма кисәге белән: камис (күлмәк), изар (аскы өлешен каплый), рида (өске өлешен каплый), хатын-кызга исә тагын күкрәкчә белән яулык өстәлә. Боларны мәет юучылар бөтенесен дә эшлиләр.
9. Мәет юучыларның берсе (ир-ат булса) яи­сә тәһлил укучы (юучылар хатын-кыз булса) Коръән укып дога кыла да, җыелучыларга тәэсир итәр өчен ялыктырмыйча гына вәгазь сөйләп куя. Әгәр мәетне җеназага мәчеткә алып барырга мөмкинлек булмаса, ул очракта мәет озатучылар арасында тәһарәтләре булганнары җеназа намазына басалар. Җеназа намазы аяк өсте укыла. Имам ир мәетнең күкрәге тирәсенә баса, хатын-кыз мәетнең – уртасы тирәсенә. Башта тәкбир әйтелә (әлЛаһу әкбәръ), соңыннан сәна яисә “Фатиха” сүрәсе укыла, яңадан тәкбир әйтелә, соңыннан намаздагы салават укыла, тагын тәкбир әйтелә, аннан соң инде мәеткә дога кылына (әгәр догасын белмәсәгез, үз телегез белән ул мәетнең гөнаһларын ярлыкануын һәм Аллаһ Тәгалә аңа Үз рәхмәтен салуын теләп сорагыз). Намазның иң азагында дүртенче тәкбир әйтелә дә, сәлам бирелә. Намаз тәмамлангач, имам “иннәә лилЛәһи вә иннәә иләйһи раадҗигуун” дип дога кыла.
10. Мәетне өйдән чыгарганда аяклары белән алга чыгаралар. Соңыннан башы белән алга алып баралар. Мәетне алып бару бик саваплы эш, шуңа күрә һәрбер озатучы ир-атларга әз генә булса да мәетне күтәреп бару бик хуплана (сөннәт гамәл).
11. Зиратта кабер казыла, ләхет алына, анда мәет уң ягы белән яткырылып йөзе белән кыйблага юнәлтелә. Гадәттә мәетне кабергә 3 иң якын кешесе төшерәләр. Соңыннан, җирләү эше төгәлләнгәч, имам кыска вәгазь сөйләп, тагын бер кат мәет өчен дога кылып куя.

Динебез буенча, кеше үлгәч үкереп, кычкырып елау катгый рәвештә тыела, инде күңелләр тулса да, елаганны яшерергә тырышырга кирәк. Мәетне җирләгән көнне хатын-кызларга зиратка аны озатып бару шулай ук катгый рәвештә тыела.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.

Яңарыш

Фото: архив

Бәйле