Җәмәгать транспортында йөрү бәясен башка сыймаслык суммага күтәрмәкчеләр [фикер алышыйк]

-- Гузель

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 33 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Башкала хакимияте әнә шул мәсьәләне тикшерергә тәкъдим иткән. Юлда йөрү бәясен хәзерге 25 сумнан 33 сумга кадәр җиткерүне пассажир ташучылар үзләре сораган. Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнәчәкләр, шуннан соң гына бәяне арттыру-арттырмау турында карар кабул ителәчәк. Күпчелек исә утсыз төтен чыкмый, дигән фикердә. Өстәвенә дизель ягулыгы бәясе артканнан-арта. Мәсәлән, 2015 елда ягулыкның бер литры 32 сум 75 тиен торса, бүген ул 42 сум 80 тиенгә җиткән. Юлда йөрү бәясен арттыру кесәгә сугачакмы?

Гөлшат ГАНИЕВА, Казандагы “Фактор будущего” фонды мөхәррире:

– Әлеге яңалыкны ишеткәннән бирле ачуым чыгып йөри. Хезмәт хакларын арттырмыйлар, ә бәя­ләр гел сикереп тора. Мин үзем әлегә айга 750 сумлык юл картасы сатып алам. 50 тапкыр барырга җитә бу. Юлда йөрү бәясе артса, анысы да кыйммәт­ләнәчәк бит. Башта автобусларда йө­рүнең сыйфатын арттырсыннар иде. Йөртүчеләр арасында бик дуамаллары да бар. Кайбер чакта, исән-сау кайтып җитеп булырмы икән, дип борчыласың. Озак көтәргә дә туры килә. Аннан бөтенесе бер-берсен этешә-төртешә башлый. Юлда йөрү – үзе бер газап. Башта әнә шуларны тәр­типкә салсыннар иде. Бар да яхшы булса, утыз өч сум акчамны да кызганмас идем анысы.

Марат САБИТОВ, тамада:

– Юк, сукмаячак. Чөнки җәмәгать транспортында йөрмим. Шул ук вакытта юлда йөрү бәясен арттыру белән килешәм. Чөнки иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр рульне кулыннан ычкындырмаган автобус, трам­вай, троллейбус йөртүче­ләрне бик кызганам. Әллә аларга бик күп хезмәт хакы түлиләр дип уйлыйсызмы? Билет бәясен арттырудан кергән акчадан шоферларга, кондукторларга да өлеш чыгарсалар, аларның үз-үзен тотышы да үзгәрәчәк, ми­немчә. Югыйсә автобус шоферлары кара болыттан да караңгырак чырайлы әнә.

Венера ХАРИСОВА, теш табибы:

– Бәя күтәрелүгә каршы. Ике балам да җәмәгать транспортында йөри. 33 сум бик кыйммәт бит. 25 сумннан 30 сумга кадәр күтәрелсә дә, бер хәл. Миңа калса, дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Акчалы кешеләр болай да “иномарка”да гына җилдерә. Бәя артып кына автобуста тәртип урнаш­мая­чак. Әлеге төр җәмәгать транспорты катнашындагы аварияләр көн саен диярлек булып тора. Куып йөри­ләр, җәяүлеләр кичүеннән уздырмыйлар. Пассажирларны йөртү­ләрен онытып та җибәрәләр хәтта. Автотранспорт оешмасы җи­тәкчеләре бәяне арттырганчы, автобуста тәртип урнаштырсын иде. Ул чакта күбрәк түләргә дә жәл түгел.

Рөстәм ГЫЙЛЬМАНОВ, башкаладагы төзелеш оешмасы хезмәткәре:

– Соңгы тапкыр җәмә­гать транспортына моннан ун ел элек утырганмындыр. Анысы да трамвай иде. Кондукторы яныма килмәде, бушка кайттым. Бәяләр артуга тыныч карыйм. Көн саен бәяләр күтәрелеп тора. Машинада йөрүчеләр бензин кыйммәт булудан зарлана. Кибетләрдә ризык бәя­се гел артып тора. Кеше­гә бер генә юл кала – акчаны тагын да күбрәк эшләргә кирәк булачак.

Мансур МОСТАФИН, автобус йөртүче:

– Юлда йөрү бәясен йөз сумга кадәр күтәрсәләр дә, моңа карап кына юл хәллә­ре яхшы якка үзгәрмәячәк. Мин моны егерме елдан артык автобус йөртүче шофер буларак әйтәм. Җәмәгать тран­спорты төгәл билгелән­гән расписание буенча хәрәкәт итәргә тиеш. Бездә исә автобус шоферлары, пассажирлар саны күбрәк булсын дип, үзара узышырга тотыналар. Юлда үзләрен артык дорфа тоталар. Юлда йөрү бәясен арттырганчы, гади халыкның хезмәт хакын күтәрергә кирәктер, минемчә. Җәяү йөри башласалар, безгә пассажирлар да калмаячак.

Алинә ШӘМСЕТДИНОВА, студент:

– Без тулай торактан укырга барганда, кич өйгә кайтканда, кызлар белән җы­елышып, такси чакыртабыз. Алай күпкә арзанрак чыга. Өстәвенә тиз һәм уңайлы. Юл­да йөрү бәясен тагын да арттырсалар, таксига өстен­лек бирүчеләр күбәячәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Бәйле