Тәслимә Фәйзуллинаның хезмәттәшләре: «Авырганын әйтмәде. Хәтта туганнарына да белгертмәгән»

-- Лэйсирэ

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: 13нче октябрьдә 65 яшендә Татарстанның халык артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызы арабыздан вакытсыз китеп барды. Олуг артистны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм күпсанлы тамашачылары килгән иде.

Тинчурин театры артистлары хезмәттәшен сагынып искә ала. Тәслимә апа белән бергә 46 ел эшләгән Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина болай ди:

— Авырганын әйтмәде шул. Безгә генә түгел, хәтта туганнарына да белгертмәгән. Белмим нигә, безне борчыйсы килмәгәнме инде аның? Бу безнең өчен генә түгел, бөтен сәнгатебез өчен дә зур югалту. Бик белемле кеше иде ул. Аның белән сөйләшә башласаң, аерылып китеп булмый иде. Аның юклыгын искә төшерәм дә үземне начар хис итә башлыйм. Бу авырту мәңге бетмәс төсле… – ди Ләлә Миңнуллина.

Моңа җавап итеп театрның администраторы Рамил Гарипов болай дип яза:

— Ни кызганыч, театрыбызның аксакаллары, олпат шәхесләре — Хәлил абый, Наил абый, Тимер абый, Әнәс абыйлар инде безнең арада юк. Инде менә затлы, зыялы ханым Тәслимә апа да арабызда юк. Алар йөргән сукмактан атлавы бер яктан горурлык булса, икенче яктан өстәмә җаваплылык та сорый. Алар тоткан югары дәрәҗәне Тинчурин театры, һичшиксез, тап төшермичә алга таба да дәвам итәр! -ди ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

?Тәслимә Фәйзуллина турында истәлекләр? Тәслимә апа белән бергә 46 ел эшләгән Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина: – Авырганын әйтмәде шул. Безгә генә түгел, хәтта туганнарына да белгертмәгән. Белмим нигә, безне борчыйсы килмәгәнме инде аның? Бу безнең өчен генә түгел, бөтен сәнгатебез өчен дә зур югалту. Бик белемле кеше иде ул. Аның белән сөйләшә башласаң, аерылып китеп булмый иде. Ул актриса гына түгел, оста тәрҗемәче дә бит әле. Үзенең курсы белән диплом спектакле буларак Федерико Гарсиа Лорканың «Канлы туй» әсәрен куйдылар. Ул тәрҗемәне берәр дәрәҗәле бәйгегә тәкъдим итсәң, һичшиксез, югары бәягә ия булыр иде. «Өметсез хыяллар» спектакле өчен дә «Дом Бернарды Альба» әсәрен ул тәрҗемә итте. Нинди катлаулы әсәр бит ул?! Аның юклыгын искә төшерәм дә үземне начар хис итә башлыйм. Бу авырту мәңге бетмәс төсле… – ди Ләлә Миңнуллина. Бу турыда тулырак? «Шәһри Казан» газетасында (17.10.2018) #шәһриказан

Публикация от Кәрим Тинчурин театры (@k_tinchurin_teatri)

 

Бәйле